Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әдәби сәгать үткәрелде

Гимназия укучылары өчен үзәк китапханә хезмәткәрдәре тарафыннан әдәби сәгать оештырылды.

Мөслим гимназиясенең 5б сыйныф укучылары өчен «Муса Җәлил –безнең йөрәкләрдә» дигән әдәби сәгать үткәрелде. Чара барышында үзәк китапханә хезмәткәре Гөлсирә Вафина  шагыйрь тормышыннан кызыклы фактлар, аның әдәби эшчәнлеге, сугышуы, әсирлеккә эләгүе һәм аның исемен үлемсез иткән «Моабит дәфтәре» автобиографик шигырьләр китабы турында сөйләде. Укучылар өчен «Минем шигырьләрем – тере шаһитләрем» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә шигырь җыентыклары, замандашларының шагыйрь турында истәлекләре тәкъдим ителде. Чара шагыйрьнең шигырьләрен уку белән тәмамланды, - дип язалар Мөслим гимназиясеннән.

Фото - Мөслим гимназиясе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев