Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Әдәби Сабантуй» узды

26 август көнне районыбызның 32 иң актив китап укучысы Байлар Сабасында үткән «Әдәби Сабантуй» исемле чарада катнашты.


Онлайн марафоннары финалистлары, шагыйрьләр, мөхтәрәм кунаклар, язучылар тупланган мәйданда чит илләрдән һәм Россия төбәкләреннән килүчеләр дә бар иде.
Быел Әдәби Сабан туе икенче тапкыр уздырылды. Беренче тапкыр кунакларны Арча районы кабул иткән итте.
Бәйрәм әләм күтәрүдән, бирнә җыюдан башланып китте һәм бүләкләү тантанасы белән үрелеп барды. Иң актив районнар:
1 урын - Саба районы
2 урын - Арча районы
3 урын - Апас районы
Әдәби Сабан туе тагын бер истәлекле вакыйга алып килде: өр-яңа “Белем" билингваль радиосы үз эшен башлап җибәрде.
Бәйрәм дәвамында төрле-төрле уеннарда катнашып, һәммә кеше бүләкләр отты. Һәркем рухи азык белән баеды, ләззәт алды һәм рәхәтләнеп ял итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев