Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ачык ишекләр көне

Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында Ачык ишекләр көне уздырылды.

 Мөслим лицее укучылары Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында үткән Ачык ишекләр көнендә катнаштылар. Булачак абитуриентлар әзерлек профильләре, документлар бирү сроклары һәм тәртибе турында күп кенә мәгълүмат алдылар. Һәр факультетның студентлар активы кызыклы мастер-класслар үткәрделәр, укучылар анда бик теләп катнаштылар.
Ректор А.А. Галиәкбәрова булачак чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре белән очрашу үткәрде. Ул югары уку йортының казанышлары турында сөйләде, ата-аналар һәм мәктәп укучыларының сорауларына җавап бирде.

Фото - Мөслим лицее архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев