Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне

Коррупция - билгеле дәрәҗәдә барлык илләргә дә кагылучы катлаулы социаль, сәяси һәм икътисадый күренеш. Нәкъ менә коррупция демократик институтларның җимерелүенә китерә, икътисадый үсешне тоткарлый, еш кына дәүләтнең нигезен какшата. Кече бизнес вәкилләре эшчәнлегендә еш очраучы "беренчел чыгымнар" киртәсе - коррупция нәтиҗәсе.

Берләшкән Милләтләр оешмасы башлангычы белән ел саен 9 декабрь көнне Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. 2003 елның шул көнендә БМОның коррупциягә каршы конвенциясе ачылды. Бу вакыйга Мексиканың Мерида шәһәрендә үткән Югары дәрәҗәдәге сәяси конференциядә булды. БМОның Генераль ассамблеясе тарафыннан конвенция 2003 нче елның 1 ноябрендә кабул ителде. 30 дәүләт тарафыннан расланганнан соң, конвенция 2005 нче елның декабрендә үз көченә керде. Россия аны 2006 елның мартында ратификацияләде.

Бу документка кул куйган дәүләтләр ришвәтне, коррупцияле керемнәрне әйләнешкә кертүне, бюджет средстволарын урлауны уголовный җинаять дип танырга тиеш. 2003 елгы Конвенция - шундый төрдәге беренче документ. Структураларының коррумпияләшкән булуы милли иминлеккә зур зыян салган илләрдә ул аеруча актуаль.

Россия Конвенциягә беренчеләрдән булып кул куйды. Ел саен 9 декабрь көнне төрле илләрдә бу датага багышланган демонстрацияләр, семинарлар, очрашулар, конференцияләр үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X