Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Композиторны искә алу кичәсе оештырдылар

Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында чираттагы мәдәният чарасы оештырылды.

- Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Сергей Васильевич Рахманиновны искә алу кичәсе оештырылды.
2023 елның 5 апрелендә безнең интернат-йортта мәдәният чараларын оештыручы Азия Заһидуллина бөек рус композиторы, пианист һәм дирижер Сергей Васильевич Рахманиновның 150 еллыгына багышланган тематик әңгәмә үткәрде.Чара Россия Федерациясе Президентының «С.В. Рахманиновның тууына 150 ел тулуны бәйрәм итү турында»гы Указын гамәлгә ашыру кысаларында узды. Азия Закирҗан кызы социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга композиторның иҗаты турында сөйләде, бергәләп әсәрләрен тыңладылар. Әңгәмә ахырында «Сергей Рахманиновның тормышы һәм иҗаты» дигән презентация карадылар, - дип хәбәр итәләр картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан.

Фото - инвалидлар интернат-йорты архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев