Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«3D Home» бәйгесе

Республикакүләм «3D Home» башлангыч техник модельләштерү конкурсы мәктәптән тыш эшләр үзәгендә үткәрелде.

- Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә Республикакүләм «3D Home» башлангыч техник модельләштерү конкурсы үткәрелде. Бәйгедә Республиканың 10 белем бирү оешмасыннан барлыгы 13 укучы катнашты.
Бу конкурста мәктәптән тыш эшләр үзәгенең "Башлангыч техник модельләштерү" һәм «Башлангыч модельләштерү» берләшмәсендә шөгыльләнүче балалар  эшләрен  тәкъдим иттеләр. Бәйге нәтиҗәләре буенча "Шәхси йорт" номинациясендә Нина Байгузина  I нче урынга лаек булды, Адилә Идиятуллина, Павел Тимошин  II нче урында һәм Иделия Петрова III нче урынны яулады. Аларны әлеге җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.

Жиңүчеләрне әзерләгән педагоглар:Кадрия Идиятуллина һәм Резеда Бухарова, - дип хәбәр итәләр мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.

Фото - мәктәптән тыш эшләр үзәге архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев