Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

25 апрельдән 15 майга кадәр республикада янгынга каршы махсус режим кертелде

Бу чорда коры үлән һәм чүп яндыру, ачык утта (учак, мангал) азык әзерләү, урман янгыннары куркынычы бклган авылларда, урман янындагы бакчачылык, дача берләшмәләрендә, сәламәтләндерү оешмаларында 1-3 класс куркынычлы пиротехник эшләнмәләр куллану тыела.

Бу чорда штраф санкцияләре арта. Үз хуҗалыкларнда чүп, үлән калдыклары яндыручыларга - 2 меңнән 4 мең сумга, вазыйфадагы затларга - 15 меңнән 30 мең сумга, юридик затларга 400 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф яный. Гражданнар, вазыйфадагы һәм юридик затлар гаебе белән янгын чыккан очракта гражданнарга - 4 мең сумнан 5 мең сумга, вазыйфадагы затларга - 40 меңнән 50 мең сумга, юридик затларга 300 меңнән 400 мең сумга кадәр штраф каралган. Янгыннан зыян 250 мең сумнан арткан очракта җинаять җаваплылыгы карлаган.

Авыл җирлекләре башлыкларына янгын сүндерү машиналарының, яраклаштырылган техниканың комплектланган, янгын рукавларының, су башняларының төзек булуын тәэмин итәргә, җыеннарда аңлату эшләре алып барырга, ирекле янгын сүндерү дружиналары эшен оештыру кирәк.

Агрофирмалар һәм шәхси фермер хуҗалыкларында коры үлән яндыру ачыкланган очракта, аның җитәкчеләре административ җаваплылыкка тартылачак. Бу авыл җирлекләре башлыкларына да кагыла.

Учакны корылмалардан кимендә 50 м ераклыкта, җилсез тыныч көннәрдә генә ягарга ярый. Учак яны 20-30 м радиуста янучан материаллардан чистартылган, кимендә 1,4 м киңлектәге минералләштерелгән полоса белән бүленгән булырга тиеш. Торак биналар янында су мичкәсе яисә ут сундергеч торсын. Учакны караучысыз калдырмагыз, янып беткәч су яисә ком сибеп куегыз.

Ренат Идиятуллин,

Мөслим һәм Сарман районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика бүлеге өлкән инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X