Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Адаптация һәм реабилитация максатыннан

“Анималотерапия “ технологиясе саф һавада үтте.

 Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорттында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар, учреждение психологы Р.Р. Шаммасова белән бергә, Мөслимнең «Аргамак» ат клубында экскурсиядә булдылар. Өлкәннәр, клуб территориясе буйлап йөрделәр, атларны бик яратып кәзәттеләр, күчтәнәчләр белән сыйладылар, ат караучылар белән аралаштылар. Р. Р. Шаммасова «Анималотерапия» технологиясен  өлкәннәргә уңышлы адаптацияләүгә һәм реабилитацияләүгә ярдәм итү өчен, психоэмоциональ халәтләрен күтәрүгә һәм аларның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән психологик ярдәм күрсәтү өчен куллана, - дип хәбәр итәләр картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан.

Фото - картлар һәм инвалидлар йорты архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев