Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2026 елдан пенсиягә авыл өстәмәләре гариза бирмичә генә билгеләнәчәк

2026 елдан пенсиягә авыл стажы өчен өстәмәләрне гариза бирмичә генә билгели башлаячаклар. Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин шул хактагы карарны имзалады.

«2026 елдан шулай ук авыл хуҗалыгында 30 елдан да ким эшләмәгән гражданнар ала торган пенсиягә авыл өстәмәләре билгеләгән вакытта да шундый тәртип гамәлдә булачак», - диелә Министрлар Кабинеты сайтында урнаштырылган документның аңлатма язуында.

500дән артык һөнәр (агрономнар, умартачылар, тракторчылар, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау буенча слесарьлар һ.б.) вәкилләре шундый өстәмә алу хокукына ия. Төп таләп – гражданин авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү, үстерү һәм эшкәртү белән бәйле авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшләргә тиеш.

Шулай ук 2024 елдан Ерак Төньяк районнарында озак еллар эшләгән өчен иминият пенсиясенә өстәмәләр билгеләү дә гариза бирмичә генә башкарылачак.

Тулырак https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-tatarstan-yana-gasyr-xarakatenen-top-kazanysyn-atady-5872998

 

Фото -Татар-информ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев