Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2018 елда Татарстан табиблары игътибарны ир-атлар сәламәтлеген саклауга юнәлтергә җыена

Гадел Вафин ирләрнең үз сәламәтлегенә бик ваемсыз булуын билгеләп узды.


("Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Киләсе ел Татарстанда медицина тармагында ир-атларның сәламәтлеген саклау елы булып игълан ителә. Бу хакта бүген 2016 ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин белдерде.

Итоговая пресс - конференция министра здравоохранения РТ Адель Вафин

"Ир-атларның үз сәламәтлегенә игътибары шулкадәр түбән. Моны "БороДАбрь" акциясе дә күрсәтте", - ди министр. Сүз уңаеннан, искәртеп үтик, ир-атлар арасында онкологик авырулар турында халыкны хәбәрдар итү буенча "БороДАбрь" акциясе 7 ноябрь - 7 декабрь көннәрендә үткән иде.

Гадел Вафин әйтүенчә, кеше гомере озынлыгын арттыру юнәлешендә 11 ел дәвамында башкарылган эшләр ир-ат һәм хатын-кызлар күрсәткечләре аерылуын күрсәтә.

"Бу ирләрнең сәламәтлеге белән бик җитди шөгыльләнер вакыт җиткән дигән сүз. Ир-атларның хатыннары белән союз төзисе генә каладыр инде, мөгаен, башка юлы юктыр. Кулларыннан тотып, ирләрен тикшеренүгә китерсеннәр өчен. Профилактик акцияләр, диспансеризацияләр простата бизе рагы ачыкланышын арттыра. Әмма иң мөһиме бу түгел. Хәзер төп проблема - кан тамырларына зыян килү. Тәмәке тарту, алкоголь, дөрес тукланмау - барысы да кан тамырларына зыян китерә. Ир-атларның 40 процентында җенси дисфункцияләр кан тамырларына зыян килү белән бәйле. Аларның җенси мөнәсәбәтләрдә беренче уңышсызлыгыннан йөрәк өянәге авыртуы диагнозына кадәр, кагыйдә буларак, 5-6 ел уза. Минемчә, ир-атлар белән шөгыльләнергә кирәк. Аларны инфаркт, инсульт һәм башкалардан саклау мөһим. Диагностика, консультация кирәк. Иң мөһиме - аларның табибка килүе. Шуңа күрә киләсе елда көчебезне ирләр потенциалын саклауга юнәлтәчәкбез", - дип белдерде Гадел Вафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев