Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

15 гыйнвардан башлап машина йөртү хокукыннан азат ителү куркынычы бар

Киләсе елның 15 гыйнварыннан башлап, суд приставлары бурычлы затларны машина йөртү хокукыннан вакытлыча азат итү мөмкинлеге алачак. Бу - машиналардан кала, су һәм һава транспортына да кагыла. Иң мөһиме: әлеге карарны кабул итү өчен бурычлы затның штрафлары 10 мең сумнан артыграк булырга тиеш. Агымдагы елның 11 аенда штрафларын вакытында түләмәгән...

Киләсе елның 15 гыйнварыннан башлап, суд приставлары бурычлы затларны машина йөртү хокукыннан вакытлыча азат итү мөмкинлеге алачак. Бу - машиналардан кала, су һәм һава транспортына да кагыла. Иң мөһиме: әлеге карарны кабул итү өчен бурычлы затның штрафлары 10 мең сумнан артыграк булырга тиеш. Агымдагы елның 11 аенда штрафларын вакытында түләмәгән затларга карата ЮХИДИ вәкилләре 21 мең административ эш ачкан. Нәтиҗәдә, судлар бурычлы затларны кулга алу буенча 5,5 мең карар чыгарган. 12,5 мең кеше штрафка тартылган, 464е - мәҗбүри эшләргә җибәрелгән. Шул ук вакытта тагын бер мөһим үзгәреш гамәлгә керә: ЮХИДИ штрафларын 20 көн эчендә түләгән затларга 50 процент ташламалар каралачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X