Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

02 көндәлеге:7 юл-транспорт һәлакәте булган

19 декабрьдән 25 декабрьгә кадәр районда оператив хәл чагыштырмача тотрыклы булды. Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы бүлегенең дежур частенә 56 хәбәр керде. Бу узган атна белән чагыштырганда 15 хәбәргә күбрәк.

Узган атнада ике җинаять эше кузгатылды: исерек көе транспорт белән идарә иткән 37 яшьлек Рус Шуган авылы кешесенә карата (шундый ук хокук бозу өчен элек тә административ җаваплылыкка тартылган булган, хәзер тикшерү бара) һәм Тугаш авылында яшәүче берәүнең сараена кереп, 50 каз түшкәсе урлаган билгесез затка карата (зыянның гомуми суммасы 60 мең сум тәшкил итә).

Җәмәгать тәртибен бозган өчен 97 беркетмә төзелде.Җәмәгать урыннарында исерек хәлдә йөргән, бала тәрбияләүдә ата-ана бурычларын үтәмәгән, ялган чакыру, элек салынган административ штрафларны вакытында түләмәгән өчен берничә граждан административ җаваплылыкка тартылды. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 92 беркетмә төзелде. Транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүнең өч очрагы теркәлде.

Һава торышы бозылу сәбәпле, атна дәвамында 7 юл-транспорт һәлакәте булды, шуларның район үзәгенең Гагарин һәм Октябрь урамнары киселешендәгесендә ике кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәт алды.

Узган атнада 7 кинәт, авырудан үлү очрагы теркәлде.

Район эчке эшләр бүлеге штабы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев