Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

02 көндәлеге:6 юл-транспорт һәлакәте булган

16 гыйнвардан 22 гыйнварга кадәр райондагы оператив обстановка тыныч килеш сакланды. Атна дәвамында район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 30 хәбәр керде. Бу узган атна белән чагыштырганда 11 хәбәргә әзрәк.

Узган атнада балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең киенү-чишенү бүлмәсендә ачык калган шкафтан кәрәзле телефон урлаганнар. Әлеге очрак буенча РФ Җинаятьләр кодексының 158 маддәсе 2 нче бүлеге буенча җинаять эше кузгатылды. Бүгенге көндә тикшерү бара.

Җинаятьчелекне кисәтү максатында төрле административ тәртип бозулар буенча барлыгы 118 беркетмә төзелде. Җәмәгать урыннарында исерек хәлдә йөргән һәм тиешсез урында алкогольле эчемлекләр кулланган гражданнар административ җаваплылыкка тартылды. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 102 беркетмә төзелде, аларның 1се - транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен.

Район юлларындагы хәл тотрыклы калды, атна дәвамында 6 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда кешеләр зыян күрмәде, машиналарның барысы да техник зыян алды.

Узган атнада өч кинәт үлү очрагы теркәлде. 22 гыйнварда Михайловка авылының 42 яшьлек кешесе, башын элмәккә тыгып, якты дөнья белән хушлашты. Әлеге очрак буенча материал тикшерү комитетына җибәрелде.

Район эчке эшләр бүлеге штабы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев