Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

02 көндәлеге: 3 кинәт үлү очрагы теркәлгән

27 марттан 2 апрельгә кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 39 хәбәр керде. Бу - алдагы атнадан 19 хәбәргә азрак, дигән сүз.

Җинаять эшләре кузгатылмады.

Профилактик чаралар һәм рейдлар барышында кеше кыйнаган, административ штрафларны вакытында түләмәгән, административ чикләүләрне үтәмәгән, җәмәгать тәртибен бозган өчен 114 беркетмә төзелде.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен - 102, автотранспорт белән исерек килеш идарә иткән өчен 1 беркетмә төзелде. Атна дәвамында 10 юл-транспорт һәлакәте булды, барысы да механик характерда, зыян күрүчеләр юк. 102 беркетмәнең 14е "Имин шәһәр" АП комплексы ярдәмендә ачыкланган кыңгыр эшләр буенча төзелде. Хокук бозучылар билгеле, алар административ җаваплылыкка тартылды.

Узган атнада 3 кинәт үлү очрагы теркәлде.

Район эчке эшләр бүлеге штабы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев