Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Файдалы киңәш

Бәрәңге кабыгы – карлыган өчен иң шәп ашлама.

Бәрәңге кабыгы – карлыган өчен иң шәп ашлама.
Карлыган өчен генә түгел. Әле тагын крыжовник, зелпе (жимолость) кебек җимеш куаклары өчен дә менә дигән ашлама ул. Кура үсентеләре өчен дә файдасы зур. Ник дигәндә, бәрәңге кабыгы – файдалы микроэлементлар (калий, магний, тимер, фтор) микъдары буенча “чемпион”! Ә иң мөһиме – тулысынча табигый ашлама. Әмма кабыкны башта киптерергә кирәк. Юкса карлыган төбендә бәрәңгеләр тишелеп чыгачак. Киләсе ел уңышын кайгыртып, бәрәңге кабыгын нәкъ менә хәзер карлыган куагы төпләренә күмеп кую әйбәт. Дөрес, бу эшне язын да башкарырга мөмкин. Ләкин җимеш куагын көзгә таба шулай ашлау хәерлерәк. Куак тамырлары кышка файдалы матдәләрне үзләштереп калачак һәм карлыган язын гөрләп үсеп китәчәк. Ә инде җәен карлыганнары эре генә түгел, татлырак та булачак. Табигый ашлама белән ашлау өчен карлыган ботакларыннан 15-20 сантиметр ераклыкта куак тирәли 8-10 сантиметр тирәнлектә канау казыйбыз. Шуңа бәрәңге кабыкларын салып, туфрак белән күмеп куябыз.
Үрмәкүч талпаны зарарлаган кыяр теплицасын ничек юарга?
Байтак кына бакчачыларның теплицадагы кыяр үсентеләре корып-кибеп бетте. Үрмәкүч талпаны зарарласа, үсентеләр шулай кибә. Киләсе елда да шушы хәл кабатланмасын өчен теплицаны кышка юып-эшкәртеп калдырырга кирәк. Моның өчен мочевина кулланудан да яхшысы юк. 10 литр суга 4 аш кашыгы шушы матдәне салып, яхшылап болгатабыз һәм теплица стеналарын әйбәтләп юабыз. Эремәне туфрагына да сибәбез. Көзен, бакчадагы барлык уңыш җыеп алынгач, теплица эчендә күкерт шашкасы яндыру да бик әйбәт. Тик бу очракта бик зур саклык һәм инструкцияне төгәл үтәү кирәк.
Фото - ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев