Хоккей кортында очрашу
Спорт

Хоккей кортында очрашу

Мөслимнең «Яшьлек» хоккей кортында Сарман һәм Мөслим командалары очрашты.

Спорт мәктәбеннән хәбәр итүләренчә, 6 февраль көнне Мөслимдәге "Яшьлек" хоккей кортында Татарстан Республикасы нефть төбәгенең яшүсмерләр клублары арасында "Татнефть" кубогына алкалы хоккей буенча ярымфинал уеннары узды.

Бозда "Волна" (Сарман) һәм "Юность" (Мөслим) командалары очрашты.
11:1 исәбе белән җиңүне Мөслимнең "Юность" командасы яулады. Хоккейчыларыбызның тренеры - Раил Шакирҗанов.

Фото - спорт мәктәбе архивыннан.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев