Волейбол турниры узды
Спорт

Волейбол турниры узды

Турнирда барлыгы 8 команда катнашты.

10 декабрь көнне Рус Шуган мәктәбенең спорт залында, ир-атлар командалары арасында Советлар Союзы герое Петр Алексеевич Днепров истәлегенә волейбол турниры узды.
Турнирда барлыгы 8 команда катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча "Илтранс" командасы беренче урынга лаек булды, "Илтранс-2" командасы икенче, "СОК Юность" командасы өченче урынны алды.
Иң яхшы уенчылар дип Денис Дәүләтшин, Раил Миңнулин,Илфат Хәйретдинов танылды. Җиңүчеләргә кубок, медальләр, грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Фотолар - "Яшьлек" спорт-сәламәтләндерү комплексы архивыннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев