Волейбол ярышлары
Спорт

Волейбол ярышлары

Мөслим командасы составында 2009-2011 елгы спорт мәктәбе волейболчылары чыгыш ясады.

1-2 ноябрь көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган волейбол буенча районара турнир узды. Турнирда 2008-2010 елгы яшүсмерләр командалары үзара көч сынашты.

Мөслим командасы составында 2009-2011 елгы спорт мәктәбе волейболчылары иде. Беренче икенче урыннарны Казан һәм Җәлил командалары бүлеште. Безнең уенчыларыбыз да сынатмады, биш команда арасында призлы өченче урынга лаек булдылар. Егетләрнең тренерлары - Илназ Кашапов

Фото - спорт мәктәбе архивыннан
 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев