Уңыш сере – бердәмлектә
“Илтранс” командасы быел волейбол буенча республикакүләм ярышларның барысында да җиңүгә иреште.
“Илтранс” командасын волейбол сөючеләр яхшы белә. Районда гына түгел, республика күләмендә дә әлеге исем еш яңгырый. Башкача мөмкин дә түгел, “Илтранс” егетләр командасы “Авыл яшьләре”, “Сәламәтлек”, “ТНВ” телеканалы кубогына республикакүләм ярышларда җиңүләр яулый.
Команданың тренеры – Шамил Мадъяров. Мәктәп яшеннән үк волейбол белән “җенләнгән” егет гаилә коргач та яраткан шөгылен ташламый. Бөтенләй башка өлкәдә эшләсә дә, кичләрен Мөслим урта мәктәбендә авыл яшьләре белән волейбол уйный алар. Яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров Шамилне күреп, волейбол буенча тренер булырга тәкъдим итә. Шул рәвешле Әлмәт шәһәрендә яшәүче Шамил, Рантамактагы төп эшеннән тыш, кичләрен Мөслимдәге “Яшьлек” спорт комплексында волейбол буенча тренировкалар үткәрә башлый. 2018 елда “Илтранс” волейбол командасы төзелә. Команда оешканда башка исем сайласалар да, Мөслим егете Руслан Галиев үз компаниясе исемен тәкъдим иткәч, “Илтранс” исемен алырга килешәләр. Тәкъдим дә кызыклы була шул: эшмәкәр командага бердәм форма алып бирергә һәм ярышларга йөрергә спонсорлык ярдәме күрсәтергә вәгъдә итә. Руслан сүзендә тора, ул бүген дә “Илтранс”ның даими иганәчесе. Исем дә уңышлы булып чыга: команда бер-бер артлы җиңүләр яулый башлый. Беренче җиңү 2021 елда Минзәләдә яшүсмерләр арасында узган Татарстан Республикасы беренчелегендә була. Нәтиҗәдә “Илтранс”ны ярышларның суперфиналына Казанга чакыралар. Анда Россиякүләм ярышларда катнашучылар белән көч сынаша егетләр һәм беренче урынны алалар! Аннан бер-бер артлы “ТНВ”, “Авыл яшьләре”, “Сәламәтлек”, Татарстанның волейбол федерациясе президенты кубогына республикакүләм ярышларда катнашалар һәм барысыннан да җиңү белән кайталар!
Фото - "Илтранс" командасы архивыннан.
Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 11 август санында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев