Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт дөньясында

Петр Днепров кубогына ату ярышлары

Рус Шуган мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган Петр Днепров кубогына пневматик винтовкадан ату ярышлары узды.

- 21 февральдә патриотик тәрбия айлыгы кысаларында Рус Шуган мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган Советлар Союзы Герое Петр Днепров кубогына пневматик винтовкадан ату буенча XV район ярышлары узды. Тантана өлешендә яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров, мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина, ТР ДОСААФ Мөслим оешмасы рәисе Айдар Шәймөхәммәтов катнашты. Укучыларга патриотик тәрбия бирүдә актив эшләгәне өчен " ДОСААФка 95 ел" юбилей медале белән физкультура укытучысы Владимир Леснов  бүләкләнде. Ярышларда катнашучылар  «Авыл ишегалды» мәктәп музеенда булдылар,  экскурсоводлар  авыл һәм мәктәп тарихы турында  кызыклы мәгълүматлар  җиткерделәр.
Ярышларда район мәктәпләреннән 17 команда, 50 дән артык спортчы катнашты. Егетләр арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: өченче урында Рус Шуган мәктәбеннән Михаил Котков, икенче урында политехник техникум студенты Айдар Хәйруллин, җиңүче - Рус Шуган мәктәбеннән Артем Дойников. Кызлар арасында өченче урында Мари-Бүләр мәктәбеннән  Гөлназ Латыйпова, икенче урында Рус Шуганнан Алена Волкова, Дарья Федосеева Яңа Усы мәктәбеннән беренче урынны алды. Команда зачетында өченче урында политехник техникум командасы, икенче урынны Рус Шуган төп гомуми белем бирү мәктәбе командасы яулады,  Яңа Усы мәктәбе командасы беренче урынга лаек булды. Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән укучыларга Татарстан Республикасының Мөслим җирле ДОСААФ оешмасы әзерләгән бүләкләр тапшырылды, ә командалар грамоталар, иң яхшы команда җитәкчеләре Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз һәм аларга яңа уңышлар телибез, - дип хәбәр итәләр Рус Шуган мәктәбеннән оештыручылар.

Фото - Рус Шуган мәктәбе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев