Кызлар арасында волейбол ярышлары
Спорт

Кызлар арасында волейбол ярышлары

«Мәктәп волейбол лигасы » республика проекты кысаларында волейбол буенча район ярышлары узды.

- «Яшьлек» спорт комплексы залында «Мәктәп волейбол лигасы " республика проекты кысаларында кызлар арасында волейбол буенча район ярышлары узды. Турнирда районның гомуми белем бирү мәктәпләреннән 9 команда катнашты. Киеренке көрәштә команда зачетында беренче урынны Мөслим урта мәктәбенең кызлар командасы яулады. Икенче урында-Мари Бүләр төп гомуми белем бирү мәктәбе командасы, өченче урында - Мөслим гимназиясе. Г.Тукай ис. Мөслим урта мәктәбе командасы Бөгелмә шәһәрендәге узачак зона республика ярышларында  район данын яклаячак.. Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә, призерларга һәм иң яхшы уенчыларга мәгариф идарәсе грамоталары тапшырылды, - дип хәбәр итәләр мәгариф идарәсеннән

Фото - мәгариф идарәсе архивыннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев