Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт дөньясында

Герой истәлегенә

Рус. Шуган төп гомуми белем бирү мәктәбендә Советлар Союзы Герое Петр Днепров истәлегенә ату ярышлары узды. Чара Ватанны саклаучылар көненә багышлап оештырылды. Анда район мәктәпләреннән һәм политехника техникумыннан 17 команда, 50гә якын укучы катнашты.

Мәгариф бүлеге җитәкчесе Лилия Хәбибуллина өченче дәрәҗә ГТО значокларына лаек булган укучыларны бүләкләде. ДОСААФның район бүлеге җитәкчесе Айдар Шәймөхәммәтов патриотик тәрбия бирүдә актив катнашканы өчен Рус. Шуган мәктәбенең физкультура укытучысы Владимир Лесновка “ДОСААФка – 95 ел” юбилей медален тапшырды.
Ату ярышлары мәктәптә ел саен югары дәрәҗәдә уза. Быел бәйге унбишенче тапкыр оештырылды. Мәктәп директоры Фирдәвес Фәрхетдинов бәйге җиңүчеләрен бүләкләүдә спонсорлык ярдәме күрсәткән ДОСААФ бүлегенә рәхмәтен белдерде. 
– Петр Днепров кубогына ярышларның инициаторы – безнең мәктәпне тәмамлаган Шәрипҗан Мәрданшин. Ул күп еллар ДОСААФның Мөслим бүлеге рәисе булып эшләде. Бәйге беренче тапкыр аның инициативасы белән үткәрелде. Ә Петр Днепров – безнең мәктәпне тәмамлаган Советлар Союзы Герое. Ярышлар аның батырлыгын искә төшерә,– ди Фирдәвес Фәрхетдинов.
Ярыш нәтиҗәләре сөендерде. Егетләр арасында Рус. Шуган мәктәбе укучысы Артем Дойников җиңүче булды. Политехника техникумы студенты Айдар Хәйруллин – икенче, Рус. Шуган мәктәбеннән Михаил Котков өченче урынга чыкты. Кызлар арасында Яңа Усы мәктәбеннән Дарья Федосеевага тиңнәр булмады. Рус. Шуган мәктәбеннән Алена Волкова һәм Мари Бүләр мәктәбеннән Гөлназ Латыпова икенче-өченче урыннарны бүлеште. Командалар арасында Яңа Усы мәктәбе ярышларның абсолют җиңүчесе дип билгеләнде. Рус. Шуган мәктәбе – икенче урында.Политехника техникумы өченче урында калды. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды, иң оста атучы командаларның җитәкчеләре Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Рус. Шуган мәктәбе балаларда спортка мәхәббәт тәрбияли. Укучылар мәктәп тарихын да яратып өйрәнә икән. Ярышта катнашучылар мәктәп территориясендә урнашкан “Авыл ихатасы” музеен карады. Укучылар кунакларга авыл һәм мәктәп тарихы турында кызыклы мәгълүматлар җиткерде.

Рәмилә Сәләмова 

Рәмилә Сәләмова фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама