Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт дөньясында

Фәнисә Габделхакова призына чаңгы ярышлары

28 гыйнвар көнне Тойгелде авылы укучылар тавышыннан тынып тормады. Спортны үз иткәннәр бу көнне дәррәү килеп саф һавада үткәрелгән бәйгедә катнашты. Быел да матур традицияне дәвам итеп, Тойгелде авыл җирлегендә Фәнисә Габделхакова призына чаңгы ярышлары узды. Чаңгыга бу көнне 1-9 сыйныфлардын 100дән артык укучы басты.

Башлангыч мәктәпләр арасында бер чакрымга узуда Мөслим гимназиясеннән Кәримә Фәтхуллина, Мөслим лицееннан Рәйлә Садертдинова, Тойгелде мәктәбеннән Алия Хәйретдинова беренче өчлеккә керделәр.
Тойгелде мәктәбендә озак еллар физкультура укытучысы булып эшләгән Фәнисә Габделхакова турында җирлек халкы бүген дә җылы истәлекләр генә саклый. Ел да гыйнвар ахырында үткәрелүче чаңгы юлы авылдашларны гына түгел, район халкын да берләштерә.
Башлангыч мәктәпләр арасында бер чакрымга узуда малайлар арасында Түбән Табыннан Альмир Хәбибуллинга тиңнәр булмады. Икенче һәм өченче урыннарны Олы Чакмактан Нуристам Гарипов һәм Яңа Усыдан Нияз Искәндәровлар бүлеште. 
Төп мәктәп командаларына килгәндә, кыәлар – ике, малайлар 3 километрга узышты. Призлы урыннарны Әмәкәйдән Лиана Нуриева, Яңа Усыдан Камилла Григорьева, Олы Чакмактан Алина Нәбиева, Мөслим урта мәктәбеннән Ислам Гыйльметдинов, Михайловкадан Максим Игнатьев, Тат.Бүләрдән Раниф Хафизов алды. 
Башлангыч мәктәп командалары арасында Мөслим гимназиясе, төп мәктәп командалары арасында Әмәкәй мәктәбе командасы җиңүче булды.
Бәйгенең иганәчеләре – Габделхаковлар, Нуриевлар, Шәяхмәтовлар, гаиләләре, Фаит Шәйморзин, Разиф Кәрамов, Сәел Каюмов, “Август-Мөслим” агрофирмасыннан җиңүчеләргә кубоклар, медальләр, бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев