Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт дөньясында

Дөньяга тынычлык теләп (фоторепортаж)

Мөслимлеләр “Гармония йөгереше” исемле халыкара факел эстафетасын кабул итте.

Әлеге чара төрле илләрдә яшәүче төрле милләт халыкларын бердәмлеккә, үзара килешеп, гармониядә яшәргә өндәү идеясе белән үткәрелә. Аның безнең илебездә үткәрелә башлавына быел утыз ел булды. Волонтер-спортчылар, актив тормыш рәвеше алып баручы ватандашларыбыз, факел тотып, Россиянең Себер һәм Европа өлешләре буенча 5 мең чакрым тирәсе юл уза. Эстафетаның Идел буе тармагында катнашучы факел йөртүче ун йөгерешче 8 август көнне Бөек Новгород шәһәреннән кузгалып, 19 сентябрьдә Уфа шәһәрендә финишка җитте.
Татарстан Республикасы факелны 14 сентябрь көнне Лениногорск районы Иске Шөгер авылында кабул итеп алды. Әлмәт районы аша үтеп, йөгерешчеләр 16 сентябрь көнне Мөслим районы территориясенә керде. Сарман чигендә факел йөртүчеләрне “Рябинушка” фольклор ансамбле ипи-тоз белән, такмаклар әйтеп каршы алды. Смоленск, Улан-Удэ, Ижевск, Ставрополь, Пермь, Мәскәү, Мариуполь, Казан шәһәрләреннән, Чувашиядән килгән йөгерешчеләр, һәрберсе өчәр километр ара үтеп, Мөслимгә килделәр. “Яшьлек” спорт-сәламәтләндерү комплексына йөрүче балалар кунакларны флеш-моб белән каршы алды. Пушкин урамы буйлап үткәндә эстфета факелы дистәләгән спортчы егет-кызларыбыз кулында булырга өлгерде.
Мәдәният йорты каршындагы мәйданга Гармония факелын “Азия балалары” ярышларында Татарстан Республикасы җыелма командасы составында чыгыш ясаган Самат Ногманов, Азалия Юнысова һәм аларның тренеры Илнар Сәетгалиев алып керде. Чараның тантаналы өлешен район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни эшләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова ачты. Күпсанлы конкурс-фестивальләр лауреаты булган “Мизгел” бию ансамбле чыгышы чараны бизәде. Сүзне йөгерешчеләр командасы капитаны Денис Лазарев алды. 
– Без эстафета факелының мөмкин кадәр күбрәк кеше кулында булуын телибез. 20-30 елдан соң илебез киләчәге сезнең кулларга күчә. Нәкъ менә сезнең – сәламәт, көчле рухлы, үз иле, халкы белән горурлана алырлык лаеклы буынның тыныч, матур һәм якты киләчәгебезне төзүчеләр булачагына чын күңелдән ышанабыз. Без сезнең өчен йөгерәбез, балалар, – диде ул.
Смоленск шәһәреннән килгән факел йөртүче – 78 яшьлек Светлана Хисаметдинова чыгышы чарада катнашучы һәркемне сокландырды. Халыкара спорт мастеры, педагогика фәннәре кандидаты, шагыйрә, Халыкара экология һәм табигый ресурсларны куллану академиясе член-корреспонденты, халыкара марафончылар командасы әгъзасы, ультрамарафоннар җиңүчесе, “Тынычлык илчесе” титулына ия булган әлеге ханымның сүзләрен тормыш девизы итеп алырлык. 
– Мин тормышымны “КЕШЕ” дигән матур һәм горур сүзне йөртерлек итеп үтәргә телим. Җир йөзенә туу гына җитми, Кеше булу мөһим. Гомерең җыр булып яңгырарлык, әти-әниең, Ватаның синең белән горурланырлык булсын! Без дөньяга тынычлык теләп йөрәкләребезне ачтык. Сездән дә шуны көтәбез, шуның өчен килдек, – диде ул мөслимлеләргә.
Эстфетаның төп символы булган Гармония факелын тотып, һәммә кешегә хыялланырга, истәлеккә фотога төшәргә мөмкинлек тудырылды. Гармония факелы беренче тапкыр 1991нче елның 18 июнендә Мәскәү шәһәренең Горький паркында атаклы хоккейчы – капкачы Владислав Третьяк тарафыннан кабызылган. Шул вакыттан бирле Гармония факелы Ирина Роднина, Вячеслав Фетисов, Николай Валуев, Алексей Немов, Юрий Борзаковский кебек данлыклы спортчылар кулында булырга өлгергән.
Кулында йөрткән һәр кешенең иң матур теләкләрен, иң изге хисләрен, йөрәк җылысын үзенә алган, бөтен дөнья халыкларын, игелекле эшләр башкарып, тынычлыкта яшәргә чакыручы әлеге нәни ялкын мөслимлеләр күңелен әле бик озак җылытыр, дип ышанасы килә. Күтәренке рух тудырган бу чара районыбыз тарихына тагын бер матур сәхифә булып язылды.
Бакалы районы чигендә эстафетада катнашучыларны Баек авылы халкы, мәктәп укучылары озатты.

Гөлназ Җәлилова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев