Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт дөньясында

Билбау көрәше чемпионаты

Биектауда билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды.

- Биектауда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды.

Чемпионатны ачу тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, билбау көрәше федерациясе президенты Марат Әхмәтов, Халыкара билбау көрәше федерациясе генераль секретаре, ТР билбау көрәше федерациясе башкарма директоры Хәбир Хәбибуллин катнашты.

Турнир 1 марттан 3 мартка кадәр дәвам итте. Ярышларда республиканың 15 районыннан, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 140ка якын спортчы катнашты. Спортчылар ирекле һәм классик стильдә көрәштеләр.

Мөслим муниципаль районыннан дүрт спортчы катнашты: Илшат Фазлыев, Илнар Салихов, Наил Хәлиуллин, Рүзәл Хафизов. Шулардан Илшат Фазлыев 62 кг авырлык категориясендә һәм Илнар Салихов 100 кг авырлык категориясендә мактаулы 3 урынны алдылар.
Җиңүләре белән котлыйбыз, уңышлар телибез, - дип хәбәр итәләр Мөслим спорт мәктәбеннән.

Фото - спорт мәктәбе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев