Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт дөньясында

Башкарма комитет командасы ярышта

Мөслим районы командасы чаңгы ярышлары буенча муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасының иң көчле командалары бишлегенә керде!

Казан шәһәре Мирный бистәсендә чаңгы-биатлон комплексы базасында дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында ярышлар узды. Чаңгы ярышы быел спартакиаданы ачкан беренче дисциплина булды.
Ярышта 3 нче төркем булып республиканың авыл районнарыннан 13 команда катнашты.
Киеренке көрәш барышында, яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, Мөслим районы командасы гомумкоманда зачетында 5 нче урынны алды.

Мөслим командасын Керәш Шуран авыл җирлеге башлыгы Радик Сафиуллин, Баланлы авыл җирлеге башлыгы Илгизә Гыйльфанова, Башкарма комитет җитәкчесе ярдәмчесе Фәридә Гайнетдинова, оештыру бүлеге начальнигы Илназ Кашапов тәкъдим итте.

Команданы зур нәтиҗә белән котлыйбыз!

Фото - администрациянең матбугат хезмәте архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев