Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Салым кәгазе килмәде

– Хәзер Мөслимдә салым хезмәте эшләми. Быел миңа салым түләү турында хатлар килмәде. Безнең кебек картлар ул хатларны каян юллап алырга тиеш икән? Хәмит Шәрифуллин.

Әлеге сорауга ТР Салым хезмәтеннән җавап алдык:
“Берничә очракта салым уведомлениеләре почта аша җибәрелми. Беренчесе – салым объекты булган гражданинның салымны бөтенләй түләмәскә хокук бирүче ташламалары булганда. Икенче очрак – салым күләме 100 сумнан кимрәк булганда. Өченче очрак – салым түләүче Россия Федераль салым хезмәтенең интернет-сервисыннан файдаланганда, ягъни аның шәхси кабинеты булганда һәм ул салым органына кәгазьдәге документ җибәрүне сорап мөрәҗәгать итмәгәндә. Башка очракларда салым түләүчеләр федераль салым хезмәтенең “Салым түләүче физик затның шәхси кабинеты” электрон сервисы аша мөрәҗәгать юлларга тиеш”.
 

Фото - Freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев