Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Ничек түләнәчәк?

– Универсаль пособие алганда исәп чорының бар аенда да хезмәт хакы булмаса, “нуль керем кагыйдәсе” ничек гамәлдә булачак?

Әлеге сорауга Мөслим районында клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева җавап бирә:

– Универсаль пособие өчен дә “нуль керем кагыйдәсе” хәзерге вакытта 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга, иртә срокларда исәпкә баскан йөкле хатын-кызларга пособие кебек үк кулланылачак. Ягъни пособие исәп чорында ата-ананың кереме булса яисә керем булмауның объектив сәбәбе булган очракта билгеләнә.

Ел дәвамында ата-ананың хезмәт хакы булса (кыска вакытлы булса да), универсаль пособие билгеләнәчәк.

“Нуль керем кагыйдәсе” исәп чорында бернинди керем дә булмаган очракта гына кулланыла.

Шул ук вакытта ана капиталыннан средстволарны 3 яшькә кадәрге баланың кайсына булса да алып булачак. Андый түләү мохтаҗлыкны комплекслы бәяләүдән башка билгеләнә – “нуль керем кагыйдәсе” кулланылмый.

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев