Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Кем түләргә тиеш?

– Кибеттә минем гаеп белән бер шешә сок төшеп ватылды. Мин бу зыян өчен түләргә тиешме?

Сез кибеттә ялгыш кына берәр товарга зыян китерсәгез, мәсәлән, сыра шешәсен ватсагыз, һәм бу хәл товар өчен түләүгә кадәр булса, кибет хезмәткәрләре ватылган товар өчен сездән түләү таләп итәргә тиеш түгел. Чөнки бу товарга очраклы рәвештә зыян килү дип исәпләнә. 

Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 211 маддәсе нигезендә очраклы рәвештә зыян китерелгән өчен җаваплылык товар хуҗасы өстендә дип исәпләнә (закон тарафыннан яисә килешү нигезендә башка шарт каралмаган очракта). Димәк кассада түләгәнчегә кадәр товарга очраклы рәвештә зыян салынса, моның өчен  кибет җавап бирә.   
Фото – Татар-информ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев