Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Юлларны кем чаба?

Мин юлда йөрергә яратмыйм, шулай да елына ике-өч тапкыр йомыш белән Мөслимгә төшеп кайтырга туры килә. Мөслим – Шуран арасы – 20 чакрым чамасы. Юлы “кабыргалы”!

Элек юл кырыйлары чиста була, чистартыла иде. Хәзер юл буенда “экзотик” үләннәр – тигәнәк, билчән, шайтан-таягы, әрем һәм башка чүп үләннәре үсә. Юлларны “Татавтодор”ның Минзәлә филиалы карый дип ишеттем. Минзәлә районында юллар чиста! Басу эчендәге электр баганалары төбенә кадәр чистарталар. Мөслим районында юлларны ник карамыйлар?! Юл буйларын чабу һәм, гомумән, карап тоту авыл башлыкларына да йөкләнгән, дип беләм. Читтән кунакка килүчеләр дә шул юллардан уза бит! Юл читенә культуралы үсемлекләр чәчәргә дә буладыр. Иң мөһиме – чүп үләннәре үсмәсен! Кышка кадәр юл буйлары чистартылыр, үлән чабылыр, дип ышанып калам.
Зариф Гарифуллин.
Тат. Шуран.
Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү өчен район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Дамир Мөхәмәтдиновка мөрәҗәгать иттек һәм: “Авыл эчендәге юллар өчен – авыл җирлеге советы, авылара һәм районара юллар өчен “Татавтодор” җәмгыятенең Минзәлә филиалы Мөслим участогы җавап бирә”, – дигән җавап алдык. “Татавтодор” җәмгыятенең Мөслим участогы җитәкчесе урынбасары Ленар Сәгыйтҗанов Мөслим – Шуран юнәлешендә юл кырыйларының июнь азагында чабылуын билгеләп үтте. “Юл кырыйларын кар төшкәнче чабабыз. Вакыт һәм мөмкинлек булса, әлеге юнәлештә юл чабарга тагын бер чыгабыз”, – диде Ленар Сәгыйтҗанов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев