Акчамны кайчан кайтаралар?
– Дәгъва белдергәннән соң миңа акчамны кайчан кайтарып бирәчәкләр? Ш.Гамиров. Мөслим.
Газета укучыбызның соравына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль бүлеге өлкән белгече Алена Виноградова җавап бирә:
– Дәгъва белдергәннән соң сатучы 10 көн эчендә акчагызны кайтарып бирергә (яисә ремонтка киткән сумманы капларга) бурычлы. Таләпне үтәү тоткарланган һәр көн өчен сатучы (импортлаучы яисә җитештерүче) товар бәясенең бер проценты күләмендә неустойка түләргә тиеш.
Товарны алыштыру өчен җиде көн каралган. Сатучыга товарның сыйфатын өстәмә рәвештә тикшерергә кирәк булса, товарны алыштыруга 20 көн бирелә. Мөрәҗәгать итү вакытына алыштыру өчен кирәкле товар булмаса, бу вакыт бер айга кадәр арттырыла.
Сатучы акчаны кайтарып бирүдән яисә товарны алыштырудан баш тартса, нәрсә эшләргә?
Эш судка кадәр барып җитсә һәм сез процессны отсагыз, җитештерүче (башкаручы, сатучы, импортлаучы һ.б.) сезгә тиешле сумманың 50 проценты күләмендә штраф түләргә тиеш булачак. Закон нигезендә рухи зыянны да капларга мөмкин – түләү суммасын суд билгели. Түләү суммасы мөлкәти зыянны каплау суммасына бәйле түгел.
Фото - Изображение от topntp26 на Freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев