Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Сез мәктәпкә әзерме?

Яңа уку елы башланыр алдыннан респондентларыбызга шундый сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Айзирәк:

– Быел кызым беренче класска укырга керә. Өч ай “Малышкина школа” курсларына йөрде. Хәзер инглиз теле буенча “СмартКидс” дип аталган әзерлек группасында шөгыльләнә. Азнакай шәһәре оештырган укуларда Мөслим укытучылары өйрәтә, түләү – ике меңгә якын. Кызым бик теләп, яратып йөри. Мәктәпкә барырга бөтен әйберебез дә әзер. Киемнәрне нигездә Яр Чаллыдан барып алдык. Уртача бәядәге кием-салым, мәктәп кирәк-яраклары уналты мең сумга басты.

Римма:

– Мәктәп яшендә ике кызым бар. Кечкенәсе июль уртасында ук: “Мәктәпне сагындым”, – дип сөйли башлады. Олысы быел тугызынчы класска бара, әллә шуңа бераз борчыла, мәктәп темасына бик сөйләшми. Узган елгы киемнәрнең кайберләре ярый, бәләкәйләнгәннәре урынына яңаларын алдык. Ике балага унбиш мең сумга сыештык. Мәктәптә ашатуны кайгыртып, уку башланганчы ук “Аксиома” картасына тиешле сумманы күчереп куйдым.

Зилә:

– Кызым канцтоварларны интернет-магазиннан үзе заказ биреп кайтартты. Ике мең сум чамасына төште. Хәзерге балалар бик көйсез, карандашның – пластигы, ручканың беркемдә дә булмаганы, бетергечнең дә үзенчәлеклесе, пеналның да матуры кирәк. Кием-салым әле алынмаган, Казан шәһәренә барырбыз, дип планлаштырабыз. Мәктәптә форманы алыштыралар, яңа төр жилет, юбка алырга кирәк. Шунлыктан шәһәрдән алганың яхшырак, анда сайлау мөмкинлеге күбрәк.

Дилә:

– Мәктәпкә генә түгел, шундый ук әзерлек балалар бакчасына да сорала. Балаңа өч яшь тулып китсә, тулы комплект канцтоварлар алырга кирәк. Моңа өстәп уку әсбаплары: татар теле, рус теле, математика дәреслекләре таләп ителә. Ким дигәндә ике мең сум акча кирәк.

Сания:

– Мәктәптә ике балам укый. Кызым 10 сыйныфка бара. Өс һәм аяк киемнәренең бер өлешен алдык, уку кирәк-яраклары әле алынмаган. Малайга кыш уртасында яңа форма алган идек, быелга шул ярый. Кызым кыштан башлап түләүле вебинарлар карый башлады. Аңламаган темаларны да үзләштерергә бик уңайлы ысул икән, кызыма бик ошый. Бердәм дәүләт имтиханнарын биргәндә дә ярдәме тияр, дип өметләнәм.

Дания:

– Мәктәп кием-салымнары сатыла торган бер кибет ишек төбендә өлкән яшьтәге танышым тора. “Нигә эчкә кермичә, монда торасың?” дигән идем, ул болай дип җавап бирде: “Оныкларым мәктәпкә әзерләнә. Уку кирәк-яраклары алырга килделәр. Мин аларга нәрсә кирәк икәнен белмим. Үзләре сайлыйлар, мин акчасын түлим”. Ә оныклар исә 4-5 класста укыйлар. Менә замана! Без ул яшьтә әти-әни нәрсә алып кайтып бирсә, шуңа риза идек, ә хәзер ни алырга белмәссең. Алган әйберебезне бала-чага ошатмаячагы көн кебек ачык!

Лилия:

– Уртанчы улым 3 класска бара. Шәһәргә барып, вакыт һәм акча туздырып йөрмәдек. Барлык кирәкле киемнәрне үзебезнең Мөслим кибетләреннән алдык. Миңа шулай отышлы. Кайтып, киеп карагач, ошамый, килешми икән, барып, алыштырырга, яисә кире тапшырырга мөмкин. Былтыргыдан калган киемнәр быел ярамый, чөнки бала үсә, яки, киемнең сыйфаты начар булу сәбәпле, яраксызга әйләнгән. Былтыргы белән чагыштырганда, хаклар шактый арткан, бу бигрәк тә рюкзакка кагыла. Үскән саен баланың да карашы үзгәрә. Әни алырга теләгәнне түгел, үзенә ошаганны сайлый. Мәктәпкә әзерлек унсигез меңгә төште. Бу суммага әле канцтоварлар кермәгән.

Фото - ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев