Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Сез канәгатьме?

Нинди генә өлкәдә булма­сын, хезмәт күрсәтү сыйфат­лы булырга тиеш. Бу клиентлар белән мөнәсәбәтләрдә дә чагы­лыш таба. Шуның өстенә хезмәт күрсәтү нигездә коммерциягә, акча эшләүгә корылган. Сез ха­лыкка хезмәт күрсәтүче оешмалар эшчәнлегеннән канәгатьме? Ре­спондентларыбызга шушы сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Нәҗибә, 50 яшь:

– Район үзәгендә кафелар аз. Ашыйсың килсә, Мөслимнең бер ба­шыннан икенче башына кадәр ба­рырга кирәк. Җәяүгә калсаң, бигрәк авыр. Үзәктә яшьләр һәм бала-чага ту­кланырдай “Дуслар-клаб” бар, әмма өлкән яшьтәгеләр анда әзерләнгән ри­зыкны ашамый. “Like” (Лайк) белән “Итле” кафелары да пицца белән рол­лыга өстенлек бирә. Шуның өстенә алар үзәктән ерак урнашкан. Гадәти көннәрдә “Поляна” һәм Шашин урамын­дагы “Карина” кафесы гына эшли. Клуб артындагы кафе зур мәҗлесләр, юби­лейлар өчен генә эшли. Авыл кешеләре өчен Мөслимдә сайлау мөмкинлеге зур­рак булсын иде.

Динара, 40 яшь:

– Канәгатьме дип, булганына шөкер итәбез инде. Миңа кафеларда мәҗлесләр вакытында хезмәт күрсәтү ошап бетми. Официантларның ак блуз­калары каралган, итәкләре кыска. Аш-су янында йөргәндә чәчәләрен җыйсалар да, начар булмас иде. Алар­га карап кафега бәя бирәсең. Меню­ларны да төрләндерергә кирәктер. Чәчтарашларның кайберләренә чиста­лык җитми. Пөхтәлек мәсьәләсе таби­бларга да кагыла.

Эльза, 30 яшь:

– Банкка йомыш белән кергәч, “син” дип эндәштеләр. Бәлки, моңа минем яшь булуым сәбәп булгандыр. Әмма кли­ентлар белән эшләүче хезмәткәрләр, клиентның кем һәм ничә яшьтә булуы­на карамастан, дистанция саклап “сез”, дип мөрәҗәгать итәргә тиеш. Мин бит аларның дусты да, якын танышы да түгел. Бу күп кешегә кагыла: сөйләшә белмиләр, өлкәннәргә хөрмәт белән ка­рамыйлар. Үз вазыйфаларын тиешенчә үтәмәүләре дә ачуны китерә.

Кафеда булган очракны да әйтеп үтим әле. Чиратта торучы абый офици­антка сорау белән мөрәҗәгать итте. Яшь кенә кыз аңа дорфа итеп җавап бирде. Абый ник эндәшкәненә үкенде бугай. Сабырлык, итагатьлелек кебек сыйфат­лар җитми.

Айзирәк, 48 яшь:

– Шәһәрнекеләр белән чагыш­тырганда Мөслимдә хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе түбәнрәк. Сатучылар дорфа, акрын эшлиләр. Сатучыларның деви­зы – Тагын килегез” дигән дежур фра­заны әйтергә дә авырыксыналар. Бала­лар белән кибеттән берничә кием ка­рап, сайлап, ошаганын алырга дип кас­сага килдек. Кассирыбыз киеп караган киемнәрне урынына илтеп куюны таләп итә башлады. “Алайса сезне җибәрмим”, дип янап та алды. Белүемчә, киемнәрне урнаштыру – персонал эше.

Гөлия, 53 яшь:

– Бер кафега ял итәргә бардык. Бик күп булып, бала-чага туган көн үткәрергә җыелган. Ул балаларның та­вышына, өстәл арасы буйлап йөгерүенә күпме генә кисәтү ясасак та, игътибар итүче булмады. Түземлегебез бетеп, кафе хезмәткәрләреннән балаларны тынычландыруны сорадык. “Без аларга кисәтү ясамыйбыз. Алар – безнең кли­ентларыбыз”, – диделәр. Гаҗәп, бу оч­ракта без кем соң?!

Ринат, 61 яшь:

– Мин, узган гасырда ук туган кеше буларак, төрлесен күрдем. Үткән еллар белән чагыштырганда, хәзер кешегә хезмәт күрсәтү бик югары дәрәҗәдә, дип уйлыйм. Элек кафе-ашханәләрдә ризык әзерләү дә, тәкъдим итү дә бик түбән дәрәҗәдә иде. Хәзер кибетләрдә ни алырга теләсәң – шул бар. Сатучыларның хезмәт күрсәтүеннән дә бик канәгать. Елмаеп каршы алалар, “Тагын килегез”, дип озатып калалар.

 фото freepik - ru.freepik.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев