Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Авыл җирендә почтальонсыз булмый!

9 октябрьдә Бөтендөнья почта көне билгеләп үтелә.

 Элек почта газета-журналларга яздыру һәм аларны тарату, телеграмма-хатлар җибәрү белән шөгыльләнә, пенсия тарата иде. Хәзер торак-коммуналь хезмәтләр өчен һәм башка төр түләүләрне дә почта аша башкарабыз. Моннан тыш хат ташучыларга азык-төлек һәм көнкүреш кирәк-яраклары сату да йөкләнгән. Райондашларыбыз почта эшеннән канәгатьме?

Нәхия, Вәрәшбаш:

– Пенсияне һәм субсидияне почта бүлекчәсеннән алабыз. Пенсия алгач, чәй, токмач яки башка берәр әйбер сатып алабыз. Безнең Люба үзе үк: “Чәй сораган идең, тәмле чәй кайтты”, – дип искәртеп тора. Якты йөз белән тәкъдим иткәч ничек алмыйсың инде?! Безнең Люба бик ачык, яңгыратып көлә һәм безне дә көлдерә, шуңа яратабыз үзен. Газета-журналларга яздыра, аларны вакытында китерә. Өлкәннәр өчен авылда почта булу әйбәт инде ул! Бетә генә күрмәсен! Булганны бетерү җиңел, янәдән торгызу авыр.

Оксана, Мөслим:

– Безнең урамга беркетелгән почтальонны беләбез. Гөлнара апа безнең гаилә әгъзасы кебек, ачык йөзле, тәмле телле. Вакытлы матбугатка язылу башлануын хәбәр итми калганы юк. Абунәче ункөнлеге башлануы турында да гел искәртә. Гөлнара апа җәйге ялга китеп, аның урынына башка кеше килсә: “Хат ташучыбыз кая китте?” – дип борчылабыз.

Почта бүлегенә дә еш барырга туры килә: хатлар, бандерольләр җибәрәбез һәм алабыз. Интернет аша заказлар да килә. Почта хезмәте бик кирәк! Аны алыштырырдай башка оешма юк. Почта коллективы үзгәреп тора. Аларның хезмәтен күреп, дөрес бәяли белсеннәр иде.

Хасилә, Мөслим:

– Газета-журналларга язылмый калганым юк. Тик газетаның вакытында килмәгән чагы күп. Акча түләп язылгач, вакытлы матбугатны вакытында аласы һәм укыйсы килә бит! Безнең урамда гына шулай микән?! Район үзәгендә яшибез югыйсә. Безгә авыллардан иртәрәк тә килергә тиеш кебек. Почтальон алышынган чаклар да бар. Шуңа пенсияне дә банкка күчердем. Хезмәтләре җиңел түгел, аңлыйм, яңгырда да, кар-буранда да йөриләр, тик клиентларга зыян килергә тиеш түгел.

Зәнфирә, Әмәкәй:

– Почта бүлекчәсе элек бар иде, хәзер юк. Хезмәт хаклары аз бит, шул сәбәпле башта кеше таба алмадылар, аннан почта бүлекчәсе ябылды. Утка, газга, салымнар түләргә бик җайлы иде. Хәзер кая түләргә дә белгән юк. Түләүләрне, күршеләргә кереп, интернет аша башкарасы булды. Авыл җирендә почтальонсыз булмый! Газета-журналларны хат ташучы Лилия тарата. Аның эшеннән без бик канәгать! Пенсия-субсидияләрне ул китерә. Себердә яшәүче балаларга посылка җибәрәсем килә. Аның өчен 45 километр үтеп, Мөслимгә төшәргә кирәк.

Римма, Мөслим:

– Эш буенча почта хезмәткәрләре белән еш аралашырга туры килә. сортировкадагы Наиләгә мин бик рәхмәтле! Бик озак эшләмәсә дә, хезмәтен төгәл һәм җаваплылык тоеп башкара. Авыл почтальоннарын да, район үзәгендәге хат ташучыларның кайсына нинди урам беркетелүен дә яхшы белә. Электән эшләүче Гөлчәчәк, Ларисага да рәхмәттән башка сүзем юк. Газетага язылучылар булса, аларга мөрәҗәгать итәбез.

Редакциядән. Мөслим-информ почта бүлеге белән даими элемтәдә тора. Башкача булмый, чөнки бурычыбыз уртак – вакытлы матбугатка яздыру һәм газета-журналларны халыкка вакытында җиткерү. Максатка ирешүдә аңлашылмаучанлыклар булмас, киләчәктә дә үзара ярдәмләшеп эшләрбез, дип ышанабыз. Почта хезмәткәрләренә эшләрендә уңышлар һәм сәламәтлек телибез.

 Фото - ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев