Тән җәрәхәте алган өч кешегә беренче ярдәм күрсәтелгән
Соңгы өч көндә район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 87 чакыру һәм мөрәҗәгать булган.
Соңгы өч көндә район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 87 чакыру һәм мөрәҗәгать булган, шуларның 52се – йөрәк-кан тамырлары авырулары белән. Көнкүрештә тән җәрәхәте алган өч кешегә беренче ярдәм күрсәтелгән. Дәвалану өчен ике райондашыбыз район хастаханәсенә салынган. “Көннәрнең кинәт җылытуы яисә суытуы сәламәтлеккә дә тәэсир итә. Иммунитеты түбән булганнар еш авырый. Табиб белән киңәшләшеп, профилактика максатында иммунитетны күтәрүче витаминнар эчү файдалы булачак”, – ди бүлекнең өлкән фельдшеры Гөлфирә Сабирова.
Фото - "Мөслим-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев