Табиб белән очрашу
Сәламәтлек

Табиб белән очрашу

Илгиз Латыйпов гигиена кагыйдәләре, тире авыруларын кисәтү һәм тәмәке тартуның сәламәтлеккә зыяны турында сөйләде

Түбән Табын интернат-мәктәбе укучылары поликлиника мөдире – табиб-дерматолог Илгиз Латыйпов белән очрашты. Илгиз Латыйпов гигиена кагыйдәләре, тире авыруларын кисәтү һәм тәмәке тартуның сәламәтлеккә зыяны турында сөйләде. “Очрашуның максаты – яшь буынга начар гадәтләр турында мәгълүмат бирү, үсмерләр арасында тәмәке һәм электрон тәмәке куллануны һәм таралуны булдырмау”, – ди Илгиз Латыйпов.

Фото - Түбән Табын интернат-мәктәбе архивыннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев