Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Скандинавия йөрешенә кушылабыз

“Яшьлек” спорт-сәламәтләндерү комплексында скандинавия йөреше буенча мастер-класс үтте.

Мөслимлеләргә дәресне күпьеллык стажы булган инструктор, спорт туризмы буенча III категорияле судья, төньяк йөреше буенча Россия чемпионатында ТР җыелма командасы тренеры Василий Стрелков үткәрде.
Мастер-класс “Сәламәтлек бишьеллыгы” проекты нигезендә оештырылды. Анда район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова, җирлегебезнең лаеклы ялдагы ветераннары, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренерлары катнашты.

– Җирлегебездә скандинавия йөрешен сайлаучы райондашларыбыз әз түгел. Скандинавия йөрешенең файдасы зур – йөрәк-кан тамырлары системасына, сулыш органнарына уңай тәэсир итә, баш мие кан әйләнешен яхшырта, холестерин күләмен киметә, мускулларны ныгыта. Скандинавия йөреше белән даими шөгыльләнү инсульт булу куркынычын ике тапкыр киметә. Йөгерү һәм тиз йөрү белән чагыштырганда, калорияләрне 46 процентка кадәр күбрәк яндыра, – ди район поликлиникасы табибы Илнар Шәмсетдинов.
Мастер-класста скандинавия йөреше буенча район җыелма командасы составында булган Миләүшә Вәлиуллина да катнашты.

– Быел Мари Элдә узган чемпионатта республика данын якладык. Скандинавия йөреше буенча чемпионат дәвамлы булыр, дип уйлыйм. Һөнәрем буенча мин – менеджер. Скандинавия йөреше дөньяга карашымны, яшәү рәвешен тамырдан үзгәртте. Башкаланың Җиңү паркы, Урицкий, Әмәт паркларында скандинавия йөреше буенча узган чараларга халык актив кушыла. Скандинавия йөреше елдан-ел популярлаша, – ди Миләүшә.
Мөслим урамнарында таяклар тотып йөргән кешеләрне очраткач, баштагы мәлдә сәерсенеп карый идек, хәзер ул җирлегебездә гадәти күренешкә әйләнде. Бигрәк тә өлкәннәр әлеге спорт төренә мөкиббән. Бер караганда, нәрсәсе бар инде, таяклар тотасың да, рәхәтләнеп йөрисең кебек. Әмма скандинавия йөрешенең үз техникасы бар. Әлеге спорт төре өчен таяклар махсус эшләнә. Чаңгы таякларын кулланган очракта кулларга, җилкә, арка мускулларына артык көч килә. Күнекмәләр өчен таяклар бик җиңел булырга тиеш, чөнки скандинавия йөрешендә йөкләнеш таяк авырлыгыннан түгел, ә гәүдә авырлыгы хисабына барлыкка килә.

– Скандинавия йөрешен хәзер “төньяк йөреше” дип тә атыйлар. Кич җитсә, яшьтәшләр белән дөнья хәлләрен сөйләшеп, Мөслим урамнарын гизәбез. Маршрутлар төрле көнне төрлечә була. Махсус таяклар белән йөрү сәламәтлеккә сизелерлек йогынты ясый. Файдасы бар, йокы икенче. Шунысы сөендерә, безнең сафларга кушылучылар саны көннән-көн арта. Бер караганда, бернинди авырлыгы да юк, таяк тотасың да, рәхәтләнеп йөрисең кебек. Ләкин скандинавия йөрешенең дә үзенә генә хас катлаулы техникасы бар икән. Гап-гади генә йөрүнең файдасы булсын дисәң, тырышырга кирәк,  – ди Тәгъзимә Сәхбетдинова.
Чаңгы таяклары тотып булса да, саф һавада йөрүче өлкәннәр үз сәламәтлекләренә битараф түгел, сәламәт булырга тырыша, дигән сүз.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев