Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Өлкәннәр – игътибар үзәгендә

Район поликлиникасында алтынчы ел гериатрия кабинеты эшли.

“Демография” илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырылучы әлеге эшчәнлек 160нчы кабинетта алып барыла. Өлкәннәрне участок терапевты Илнар Шәмсетдинов кабул итә. Табиб ишетү, күрү, хәтер, хәрәкәтчәнлек кискенлеген киметү кебек симптомнарны төзәтү белән шөгыльләнә. Табиб көненә 5-8 кешене кабул итә.
– Өлкәннәрнең сәламәтлеген кайгырту – хастаханәнең өстенлекле юнәлеше. Карт кешедә сәламәтлегенә карата шик-шөбһәләр күп була. Сәламәтлегенә кагылышлы сораулары булган өлкәннәр гериатрия кабинетына мөрәҗәгать итә ала. Гериатрия кабинетының терапия бүлегендә ятып дәвалану өчен койкалар да бар, – ди район поликлиникасының баш шәфкать туташы Рәзилә Хәбибуллина.
Гериатрия кабинеты 2017 елда “Демография” милли проекты кысаларында ачылды. Эшчәнлек өлкән буынның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлтелгән. Кабинет пенсия яшендәгеләрнең сәламәтлеген тикшерү өчен тиешле җиһазлар белән тәэмин ителгән.
– Кайбер авырулар төрле исемдәге бер үк даруны куллана. Шуңа күрә өлкән яшьтәгеләрдән нинди дарулар кулланулары турында тәфсилләп сорашабыз, киңәшләр бирәбез. Гериатрия табибы буларак, өлкәннәргә диспансерлык тикшеренүе үтәргә киңәш итәм, – ди Илнар Шәмсетдинов.
Табиб, кан басымы тотрыклы булып, йөрәктә кискен үзгәрешләр булмаганда скандинавия йөреше белән дә шөгыльләнергә киңәш итә. 
– Кайвакыт кан басымы күтәрелә дә, хәлсезлек биләп ала. Өлкән яшьтәгеләр өчен, бәлки, бу нормаль күренештер, тик яшисе килә бит. Инфаркт яисә инсульт була күрмәсен, дип куркыта. Табибка күренеп, белгеч фикерен ишеткәч, җиңел булып китә. Өйдә үзлегеңнән дәвалану савыгуга китерми. Гериатрия кабинеты эшчәнлегеннән мин бик канәгать! Шикәр чиреннән интегәм. Табиб физик активлык буенча да индивидуаль киңәшләр бирде, – ди райондашыбыз Мәдинә Хәсәнова.
2022 елда гериатрия кабинетында 282 пациентка медицина хезмәте күрсәтелгән. Авыруларны гомумпрактика табиблары һәм тар белгечләр дә кабул иткән. Узган ел стационарда 2982 өлкән кеше дәвалану алган. Кирәк булганда, пациентлар махсус учреждениеләргә дә җибәрелә.
– Гериатрия кабинетларына олы яшьтәге пациентлар аеруча сөенә, чөнки терапевтка гомуми чиратта торасы түгел. Өлкәннәргә бер җылы сүз дә җитә. Гериатрия кабинеты өлкәннәрдә еш очрый торган авыруларны ачыклау һәм вакытында тиешле ярдәм күрсәтү мөмкинлеген арттыра, – ди Илнар Шәмсетдинов.
Район поликлиникасының һәр участок кабинетында “Сәламәтлек мәктәбе” эшләп килә. Теләге булганнар анда үзләрен кызыксындырган мәгълүмат, брошюралар, белгечләрдән киңәшләр, төрле авыруларны кисәтү буенча буклетлар белән таныша ала.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама