Авыручы балалар саны артты
Сәламәтлек

Авыручы балалар саны артты

Сулыш юллары авырулары белән ашыгыч ярдәм бүлегенә көн саен 10-20 кеше мөрәҗәгать итә.

“Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә авыручы балалар саны артты. Бала авырган килеш мәктәпкә бара икән, үзе дә укый алмый, башкаларга да авыру йоктырырга мөмкин. Сулыш юллары авырулары белән ашыгыч ярдәм бүлегенә көн саен 10-20 кеше мөрәҗәгать итә. Бала йөткергәндә, тамагы авыртканда аны мәктәпкә җибәрергә кирәкми. Әти-әниләр, дәрес калдырмасын дип, температуралары күтәрелгән балаларын мәктәпкә җибәрә. Гриппка каршы вакцина авыруны җиңел кичерергә ярдәм итә. Быел грипп катлаулы формада үтәргә охшаган”, – ди район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшеры Гөлфирә Сабирова.
 

Фото  -  ru.freepik.com

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев