Ашыгыч ярдәм бүлегенә 85 чакыру һәм мөрәҗәгать кергән
Мөрәҗәгатьләрнең күбесе йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм көнкүрештә тән җәрәхәтләре алу белән бәйле
Соңгы өч көн эчендә район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 85 чакыру һәм мөрәҗәгать кергән. Мөрәҗәгатьләрнең күбесе йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм көнкүрештә тән җәрәхәтләре алу белән бәйле. “Ашыгыч ярдәм чакыруның бердәм номеры гамәлгә керүеннән күпләр әле дә хәбәрдар түгел. Ашыгыч медицина ярдәме кирәк булганда, шалтыратулар хәзер бары тик “103” номерына гына кабул ителә, – ди бүлекнең өлкән фельдшеры Гөлфирә Сабирова. – Ашыгыч ярдәмне тәүлек буе бушлай, шул исәптән телефонда акча булмаганда һәм СИM-картасыз да чакыртырга мөмкин. Стационар телефоннан ашыгыч ярдәм чакыру өчен “03” номерына шалтыратырга була. Бу очракта шалтырату автомат рәвештә “103” бердәм номерына күчерелә.
Фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев