Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Анализны алар башкара

15 апрельдә лаборатория диагностикасы белгечләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Кайсы гына табибка мөрәҗәгать итсәк тә, анализ тапшырырга кушалар. Авыруына карап кан, бәвел, үпкә-сулыш юлы бүлентеге, тире авыруларын ачыклау өчен тәннән алынган соскоблар һәм башка тикшерү материаллары лабораториягә җибәрелә. Канга гомуми һәм биохимик анализ ясала. Бәвелне гомуми анализлаудан тыш, ул начар булганда – Нечипоренко, бөерләр эшчәнлегенә шик туганда Зимницкий ысулы белән тикшерәләр. Сирәк кенә булса да эчкә, буыннарга җыелган сыеклыклар да тикшерелә, йогышлы венерик авырулардан саналган сифилиска да тикшерә лаборатория кызлары.
Поликлиникага мөрәҗәгать итүчеләрдән тыш, хастаханәдә дәваланучыларның һәм авыллардан фельдшерлар алып килгән кан-сидек тә шунда тикшерелә. Ашыгыч ярдәм бүлегенә канга яки башка төр анализ ясарга да лаборатория белгечләре ярдәмгә килә. Ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшерлары кебек лаборатория кызлары да дежур тора. Шулай итеп бертөрле анализның саны гына да көненә 160-170кә җитә! Шунысы әһәмиятле: лабораториядә анализлар бушлай ясала.
Соңгы елларда лаборатория бүлмәсе җиһазлары яңартылган. Өч бүлмәдә һава суыручы җайланмалар урнаштырганнар, микроскоплар җитәрлек, реактивлар суыткычларда саклана. Заманча анализатор эшли. Берьюлы 30 анализ ясала һәм моның өчен якынча 2 сәгать вакыт үтә. Канның ою дәрәҗәсен коагулограмма аппаратында билгелиләр. 
Лаборатор диагностика ясау зур төгәллек, сабырлык һәм җитезлек таләп итә. Район халкына 8 лаборант хезмәт күрсәтә. Белгечләр барысы да югары категориягә ия. 
Хезмәт юлын 1981 елда башлаган Миләүшә Мөфтиева беренче чирканчыкны бала тудыру бүлегендә ала. Иң тәҗрибәле, иң сабыр һәм киң күңелле Миләүшәгә коллегалары бик рәхмәтле, чөнки һөнәрнең нечкәлекләренә һәркайсын алар өйрәткән. 
Резеда Гайнетдинова бу өлкәдә 36 хезмәт куя. Саба кызы Фәридә Сәрвәрова 1987 елда Мөслимгә юллама белән эшкә килә. Фәридә ханым күңеленә уелып калган бер вакыйганы да искә алды. 
– Эшли генә башлаган чорда тәне утта янган авыруны алып килделәр. Кара кисәү кебек янган кулдан көйгән исләр килә! Пациентның йөзенә карарга да курыктым. Ничә еллар узса да, хәтердән чыкмый, – ди ул.
Өшеп, пешеп килгән авыруларның колак яфрагыннан да, аяк бармакларыннан да кан алган чаклары була аларның.
35 елдан артык хезмәт стажы булган Закирә Сәлахова намус белән үз эшен яратып башкара. Азнакай кызы Резеда Ганиева, туган җирендә эш таба алмагач, Мөслимгә килә. 32 ел район халкына хезмәт күрсәтә ул. Еллар дәвамында тупланган тәҗрибәсе нигезендә халыкка җиткерәсе килгән сүзләре дә бар.
– Нинди генә анализ бирергә уйласагыз да, әзерләнеп килергә кирәк. 

Кан анализы һәрвакыт ач карынга, иртән, физик йөкләнү башланганчы бирелергә тиеш. Бәвел бирәсе булганда, юынып, чистарынып килергә кирәк. Тәрәтне анализга биргәндә берничә көн алма, кызыл чөгендер кебек яшелчә, җиләк-җимешләрдән тыелып торырга киңәш ителә. Хәзер халык интернеттан укып үз-үзенә диагноз куярга ярата, анализларны да үз белдеге белән бирергә теләүчеләр бар. Анализга юлламаны сез беркетелгән участок табибы яисә шул өлкәдәге белгеч кенә язарга хокуклы, – ди ул.
Әлфия Галимованың гомуми хезмәт стажы – 25 ел. Хезмәт юлын лабораториядә башлап, санэпидемстанциядә дәвам итә ул. Әмма үзгәреш җилләре эпидемиология станциясендә эшләүчеләргә кыскартулар алып килә. Шул сәбәпле Әлфия янәдән беренче эш урынына кайта. 
Ләйсән Кәлимуллина хатын-кызлар консультациясе өчен анализлар ясый, цитологиягә тикшерүне ул башкара. Микроскоп аша күзәнәкләрнең үзгәрешен күзәтә ул. Дөрес ясалган анализ бик күп кешеләрнең гомерен саклап калырга ярдәм итә. Лаборантның игътибарлы, төгәл булуы дөрес диагноз куярга мөмкинлек бирә.
Илнара Вәлиева биохимик анализлар ясый. Коллективта иң яше саналса да, Илнараның хезмәт стажы – 15 ел! Кан алу өчен пробирка-колбаларны, сидек тапшыру өчен пластик савытларны юып чистарту Айзилә Абдуллинага йөкләнгән. 
Лаборатория табибы булмау эштә кыенлыклар тудыра, әлбәттә. Яшьләрнең эшкә кайтмавы да борчуга сала. Тик әлеге мәсьәләләр чишелеш табар, дип өметләнә кызлар. 

 Наилә Сәлахова

 Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев