Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Аллергия. Игътибар таләп итә торган симптомнар

Аллергия – ул иммун системасының тышкы һәм эчке тирәлектәге (нормада кешегә куркыныч тудырмый торган) теге яки бу матдәгә карата табигый булмаган сизгерлеге аркасында башланган хроник авыру. Җир йөзендә иң таралган авыруларның берсе. Аллергиянең төрләре, симптомнары һәм аллергия авыруларын дәвалау турында Республика балалар клиник хастаханәсе табиб-аллерголог-иммунологы Гөлнара Рыжова сөйләде.

Нәрсәгә аллергия була һәм симптомнары нинди?

Аллергия ашамлыкларга (организмның азык-төлеккә реакциясе), көнкүреш чараларына (хайваннарга, көнкүреш химиясенә, косметика чараларына реакция), серкәгә (үсемлекләрнең серкәсенә реакция), даруларга (медикаментлар кабул иткәндә килеп чыга), инсектлы (бөҗәк тешләгәндә төкерегенең канга эләгүе һ.б.) булырга мөмкин.

Күпчелек кеше (30-60 процент) үсемлекләрнең серкәсенә аллергиядән җәфа чигә. Каен һәм зирек агачлары, чүп үләннәре һәм бигрәк тә әремнең чәчәк атуы көчле реакция уята. Аллергиянең икенче киң таралган төре – азык-төлеккә: иң танылган аллергеннардан сөт, тавык йомыркасы, бодай, арахис, урман чикләвеге, балык һәм диңгез продуктларын атарга кирәк.

Аллергик хәл авырлык ягыннан өч дәрәҗәдә була. Иң җиңеле – кычыткан бизгәге, ягъни тән чабырып чыга һәм кычыта. Икенче дәрәҗә – бронхиаль өянәк, мондый чакта тын кысыла, сулыш алу авырлаша, көчле гыжлау күзәтелә. Приступ алдыннан томау төшәргә, борын юлы әчетергә, ютәл борчырга, күкрәк читлегендә басым тоярга мөмкин. Аллергиянең иң авыр дәрәҗәсе – Квинке шешенүе һәм анафилактик шок. Кискен аллергия вакытында кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакырту мөһим.

Еш кына аллергия симптомнары салкын тиюгә охшаган. Ике очракта да томау төшә, күзләрдән яшь ага, ютәлләтә. Әмма аллергия вакытында борыннан чыккан бүлендек үтәкүренмәле һәм сыек була, ә салкын тигәндә – куе, төрле составлы һәм саргылт төстә. Аллергия реакциясенең симптомнары кинәт башлана һәм бер тәүлектән берничә айга кадәр (хәтта аллергенны юк иткәннән соң да) сузыла. Салкын тигән очракта исә вирус белән контакттан соң берничә көннән хәлсезлек борчый, тән температурасы күтәрелә һәм авыру 3-14 көн дәвам итә.

 

Аллергиядән ничек сакланырга?

Ни өчен бер кешедә аллергик реакция барлыкка килә, ә бүтәннәрдә юк – бу сорауга бүгенге көнгәчә төгәл генә җавап табылмаган. Шулай да нәселдәнлекнең сәбәп була алуы билгеле. Аллергия реакцияләре башлануга төрле факторлар йогынты ясый: экологик хәлнең начараюы, дөрес тукланмау, кирәгеннән күп дарулар кабул итү, антибиотиклар һәм биологик актив өстәмәләрне контрольсез куллану, стресс, аз хәрәкәтләнү һәм климатның үзгәрүе (һ.б.). Болар барысы да иммунитетны төшерә һәм организм авыруларга тиз бирешә.  

Аллергиядән бөтенләй котылу өчен дару уйлап табылмаган әле. Әмма аның симптомнарын җиңеләйтә торган ысуллар бар. Беренчедән, рецептсыз сатыла торган антигистамин препаратлар тәкъдим ителә. Икенчедән, аллерген белән контактны киметү өчен гади кагыйдәләрне үтәргә кирәк. 

- Даими рәвештә өйне юып-җыештып торырга. Тузансуырткыч файдалану һәм тузаннарны сөртеп, идәннәрне юып чыгу аллергеннар санын киметергә булыша.

- Хайваннарның йон-кавыгыннан сакланырга. Хайваннарны йокы бүлмәсенә кертмәскә, бигрәк тә караватка якын китермәскә, идәнгә келәмнәр җәймәскә киңәш ителә.

- Тузаннан һәм тузан бетеннән арынырга. Көн саен тузаннарны сөртеп, келәмнәрне, текстиль җиһазларны кайнар пар белән эшкәртү ярдәм итә.

- Күгәректән котылырга. Өйдә күгәрек барлыкка килсә, андый урыннарны махсус чаралар белән эшкәртергә кирәк. Бигрәк тә ванна бүлмәсе, аш бүлмәсе, подвал кебек дымлы бүлмәләр чисталык таләп итә.

- Серкә белән контактны киметергә. Бүлмәдә һаваны чистарта торган фильтрлар файдаланырга була. Шулай ук тузанны сөртеп торырга. Үсемлекләр чәчәк атканда тәрәзәләр һәм ишекләрне ябык тотарга.

- Яңа ризык ашаганда, косметика һәм көнкүреш химиясен файдаланганда организмның реакциясенә игътибар итәргә.

- Аллергеннар аеруча күп таралган чорда урамда йөрмәскә яки ачык һавага чыккач саклагыч битлек (респиратор) кияргә. Шулай ук баш киеме, күзлек тә кияргә киңәш ителә, ә өйгә кайткач, аллергеннар таралмасын өчен тиз генә душ керергә һәм киемнәрне юып куярга.

 

Әгәр аллергиядән берничек тә котылып булмый икән – өметсезләнмәгез. Табиб-аллергологка баруны планлаштырыгыз.

Моның алдыннан түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:

- симптомнарның исемлеген языгыз;

- аларның кайчан һәм ничек барлыкка килүен искә төшерегез: мәсәлән, кайчан төчкертә – билгеле бер сезонда, өйдә яки урамда, ә бәлки берәр хайван янында?

Аллергиянең һәр төре өчен аерым тикшеренү планы бар, шул ук вакытта табиб һәр конкрет очракта пациентның шәхси үзенчәлекләренә бәйле рәвештә теге яки бу алымны сайлый. Аллергиянең төрле формаларын дәвалау өчен бүген махсус методика үткәрелә. Ул АСИТ (аллерген-специфик-иммунотерапия) дип атала. Әлеге методиканың үзенчәлеге шунда – ул, дару препаратларыннан аермалы буларак, патологияләрнең симптомнарыннан (томау, төчкерү, күзләр кызаруы һ.б.) котылырга гына түгел, ә озак һәм ныклы ремиссиягә ирешергә мөмкинлек бирә.

 

Материал «Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ заказы белән әзерләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев