Чит илдәге мәктәпләр
Илебездәге уку елы тәртибе, мәктәпләр турында барысын да беләбез. Ә менә чит илләрдә белем алу тәртибе ничегрәк икән? Россиядә беренче мәктәп Петр I заманында барлыкка килгән һәм анда 12-17 яшьлек малайлар гына укыган.
Унтугызынчы гасырда мәктәптә укучы балаларның каникуллары бөтенләй булмаган. Укучылар бары тик уңыш җыю вакытында гына ял итә алганнар.
Голландиядә барлык балалар да мәктәпкә үзләренең дүртенче туган көннәрендә йөри башлый, шуңа күрә класста һәрвакыт яңа укучы булып тора.
Япониядә балалар апрельдә укый башлый, ә Германиядә – август яки сентябрь айларында. Германиядә зур ак песи формасындагы мәктәп эшли. Укучылар бинага песинең авызы аша керә. Ә песинең койрыгында алар өчен тау ясалган.
Ә менә Бангладешта 100дән артык мәктәп көймәләрдә урнашкан. Ел саен Бангладешта су басулар күзәтелә һәм меңләгән укучы мәктәпкә йөри алмый. Шуңа күрә көймә рәвешендәге мәктәпләр төзү ихтыяҗы туган да инде.
Иң биектә урнашкан мәктәп турында ишеткәнегез юктыр әле. Пхумачангтангдагы башлангыч мәктәп дөньяның иң югарыда салынган мәктәбе булып санала. Ул диңгездән 5373 метр биеклектә тора.
Иң “карт” мәктәп – Англиянең Кентербери шәһәрендә. Әлеге королева мәктәбе 597 елда салынган.
Япония мәктәпләрендә укучылар үзләре җыештыралар, хәтта төшке ашны да әзерлиләр. Анда ашханәләр юк икән.
Дөньяның иң кыйммәтле мәктәбе исемлегендә исә “Халыкара леди һәм джентльменнар мәктәбе” беренче урында тора. Бер ай уку монда 80000 доллар тәшкил итә.
Камбоджадагы суда йөзеп йөри торган белем учагы – дөньяның гаҗәеп мәктәпләренең берсе. Бу илдә кибетләр дә, йортлар да, башка биналар да су өстендә йөзеп йөри. Әлеге мәктәп Тонлесап күле өстендәге Кампонг Луонг авылында урнашкан. Мәктәптә барлыгы 60 бала укый, аларның 40ы – балык тотканда һәлак булган ата-аналарның ятим балалары. Мәктәпнең нибары бер генә кабинетында укыйлар да, дәрестән тыш вакытны да уздыралар. Дәреслекләрне ярдан махсус тазларга салып, йөздертеп җибәрәләр. Әлеге мәктәп туристларда зур кызыксыну уяткан. Аларның ярдәме белән укучыларга барлык кирәк-ярак алына.
Бөекбритания түрәләре мәктәп укучыларына жаргон сүзләрне куллануны тыйган. Аннан тыш, еш әйтелә торган “сәлам”, “пока” сүзләре урынына да алар “хәерле иртә”, “сау бул” дип әйтергә тиеш. Кыскартылган сүзләр дә тыела. Ил җитәкчеләренең максаты аңлашыла – сөйләм мәдәнияте артсын һәм укучыларның сүзлек запасы баесын. Алар фикеренчә, әлеге тыюлар киләчәктә эшкә урнашырга һәм карьера баскычы буенча үсәргә дә ярдәм итәчәк.
Барлык илләрдә дә уку елы 1 сентябрьдән башланмый. Дөньяның 43 илендә ул – 1 гыйнварда, ә 16сында 1 марттан башлана.
Русия мәктәпләрендә “5” билгесенә уку – мактаулы, ә менә Чехиядә “5” – иң начар билге. Франциядә 20 баллы билгеләр, ә Кытайда – 100 баллы (60 баллдан аз булса – безнеңчә “2”). Ә Норвегия мәктәпләрендә сигезенче сыйныфка кадәр бернинди билге дә куймыйлар.
Иң күп укучы укыган мәктәп – Һиндстанда. Анда 28 мең бала белем ала.
Австралиянең Сидней шәһәрендә попугайлар һәм сөйләшә торган башка кошлар өчен мәктәп ачылган. Анда гадәти булмаган укучыларны сүзләр әйтергә, шигырь сөйләргә өйрәтәләр.
Вьетнам мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында иртән йога сәгатьләре оештырыла. Дәресләр лотос позасыннан башлана. Йога вакытында укытучы укучыларга гыйбрәтле хикәятләр сөйли. Теләге булган балаларга укудан соң калып та үзенчәлекле дәресне өстәмә рәвештә алырга мөмкинлек бар. Белгечләр фикеренчә, йога укучыларга зур уңышларга ирешергә ярдәм итә, өстәвенә, тынычландыра.
Таиландта филләр өчен мәктәп бар. Анда хайваннарны рәсем төшерергә, урам җыештырырга өйрәтәләр. Әлеге мәктәптә филләргә артист дәресләре дә бирәләр, киләчәктә алар туристларның күңелен күрә.
Иң озак дәрес 54 сәгать буена барган. Биология фәненнән профессор ике тәүлектән артык лекция укыган. Әлеге хәл Австралиядә 2003 елда булган.
Фото - "Татар-информ" архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев