Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Бәхетле булыгыз

Раббысы ризалыгы өчен тырышып яшәүчеләр, башкалар сөенгәннән шатлык кичерүчеләр чын-чынлап бәхетле.

Аллаһы Раббыбыз җирне, күкләрне, алар арасында булган барча мәхлүкатны – гүзәл итеп, шушы матурлык эчендә иң камил рәвештә адәм баласын яраткан! Шушы матурлыкны күрү, тою, шул гүзәллек эчендә яшәү, кеше булу, барча мәхлуктан өстен булу бәхет түгелме? Кызганыч. Без күпвакыт, канәгать була белү хисен югалтып, үзебезне бәхетсез сизәбез.

Бу дөньяда яшәү – бер сәяхәт. Сәяхәт итүче үзе белән никадәр күп әйбер алса, хәрәкәтләнү шулкадәр уңайсыз була. Еш кына бик күпне телибез. Максатыбызга ирешкән саен теләкләребез тагын да арта һәм нәтиҗәдә тынычлыгыбыз югала: азапланабыз, алдашабыз, урлашабыз, җинаять юлына басабыз, гүзәл сыйфатларыбызны югалта барабыз, хәтта иң якын кешеләребез – әти-әниебез, туганнарыбыз белән дошманлашабыз, араларны өзәбез. Иң кызганычы: барча нәрсәне юктан бар иткән һәм ике дөньяның хуҗасы булган Аллаһы Раббыбызны да онытып җибәрәбез, иманыбызны байлыкка алыштырабыз.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) хәдисендә: “Һәркем һәр көнне үзенең һәр буыны өчен сәдака бирсен. Ике дошманны килештерү – сәдака, юлчыга ярдәм итү – сәдака, яхшы сүз – сәдака, намазга баручының һәр адымы – сәдака, юлда кешеләргә комачаулык итүче әйберне алып кую да – сәдака”, – дигән. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Сәдаканы үзеңнән башла”, – дигән.

Күбебезнең күңелендә күпмедер көнчелек, хөсетлек, кемгәдер үпкә, кемнеңдер уңышыннан көнләшү бар. Менә шул хисләр безне эчтән корт кебек кимерә, яшәвебезне кыенлаштыра, авыруга сабыштыра. Гаеп кемдә? Үзебездә. Хисләребезне тезгенли, кемгәдер юл куя, кеше сөенеченә шатлана белмибез. Башкаларга килгән сөенечкә ихластан шатлана белсәк, безгә начарлык кылганнарны чын күңелдән гафу итә алсак, шөкерана кылучы да, сәдака бирүче дә, араларны төзәтүче дә булырбыз, иншәАллаһ.

Халык: “Яхшы сүз – җан азыгы, начар сүз – баш казыгы”, – ди. Күркәм сүзләр әйтәбезме соң? Өйдә якыннарыбыз белән матур итеп сөйләшеп утырабызмы, әллә хуҗалар алдында ялагайланыр өчен генә итагатьле булып, игелекле сүзләр кулланабызмы? Бүген: “Бик саваплы бер дога өйрәнәсем килә. Сүрәләрнең кайсын укысам, саваплырак булыр икән?” – дип йөрүчеләр күп. Саваплы буласың килә икән, башкалар белән күркәм мөгамәләдә бул, ихлас сүзләреңне кызганма, әйләнә-тирәдәгеләрне хөрмәт ит, кимчелекләрен күрмә.

Әти-әниебезгә, хатыныбызга, балаларыбызга матур сүзләрне күп әйтәбезме? Хәлләрен сорашып, сөйләшеп утырабызмы? Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Үзеңнән соң сәдака гаиләңә тиеш”, – дигән. Кешеләр янында матур булып кылансаң да, Аллаһы Тәгалә каршында тәкъва булам дип тырышсаң да, гаиләңне кайгыртмасаң, алар белән күркәм мөгамәләдә булмасаң, кешеләрнең файдалы булганнары белән генә үзеңне күркәм тотсаң, бу изгелек буламы, әллә монафикълыкмы? Аллаһы Тәгалә кешене гүзәл сурәттә яраткан. Шулай булгач безнең сүзләребез дә, уйларыбыз да Раббыбыз бездән канәгать булырлык күркәм булырга тиеш.

Төрле сүзләргә бәйле сөенәбез, я кәефебез китә, яки үпкәлибез. Уйлап карасак, сүз шар эчендәге буш һава кебек. Хакыйкатьтә берни эшләмәгән килеш безнең хакта начар сүз әйткәннәр, булмаганны сөйләгәннәр икән, ул сүздән безгә бер зыян да юк. Киресенчә, ул безнең гөнаһыбызны киметә, кыямәт көнендә дәрәҗәбезне арттыра. Безнең турында гайбәт сөйләүче, нахак бәла ягучы безгә хәерле эш эшләүче булып тора.

Әлбәттә, сәдаканың иң әҗерлесе һәм мәҗбүрие – фарызларны үтәү һәм харамнан тыелу. Акылның шөкеранасы – намаз, сәламәтлекнеке – ураза, байлыкныкы – зәкят, хаҗ. Аллаһының биргән нигъмәтләренә шөкерана кылучы фарызларны үтәүдән, харамнан тыелудан зур сөенеч табар, аның барча күзәнәкләренә дә шатлык иңәр, чөнки Раббысы каршында бурыч үтәлә.

Тукталыйк, ял итеп алыйк, тәнебезне генә түгел, җаныбызны да Раббысы белән очраштырып, рәхәтлек бирик. Бер көн килер, без куа торган дөнья безне үзеннән куар. Аллаһы кушканча яшәмәсәк, җаныбыз Раббысы каршына ничек кайтыр, мәңгелектә үзен ничек хис итәр?

Һәр эшне Аллаһы ризалыгы өчен башкару кирәк. Раббысы риза булсын өчен тырышып тормыш алып баручы, башкалар сөенгәннән шатлык хисе кичерүче чын-чынлап бәхетле була. Аллаһы Тәгалә хакыйкый бәхетебездән аермасын. Вакытлыча гына булган дөнья байлыкларын бәхеткә санап, җәннәт нигъмәтләреннән мәхрүм кала күрмик. Бәхет ул – дөнья һәм ахирәт байлыкларын тигез күреп, икесеннән дә тәм таба белү. Ахирәт дип, дөньядан бөтенләй ваз кичү дә дөрес түгел, дөнья малына ахирәтеңне алыштыру да – акылсызлык. Барысына канәгать булып, шөкерана кылып, Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә насыйп булсын.

Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан Республикасының баш казые.

“Күңел бакчасы” китабыннан алынды.

Гөлназ Җәлилова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев