Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Сәламәтлек

Тире дә авырый

Тире авыруларының барлыкка килү сәбәпләре төрле.

Тире – кешедәге иң зур орган. Ул күптөрле функцияләр башкара: эчке тукымаларны һәм органнарны механик зарарланудан, дымны артык югалтудан, ультрашәмәхә нурланыш тәэсиреннән, авыру тудыручы бактерияләрдән һәм зыянлы матдәләрдән саклый. Тән тиресе сулыш алу функциясен дә үти, терморегуляциядә катнаша. Тир белән бергә организмнан токсиннарның, хәтта металл тозларының чыгуын тәэмин итә. Тик тиренең әһәмиятен косметологик проблемалар туганда яки тире авырулары булганда гына искә төшерәбез.

Тире авыруларының барлыкка килү сәбәпләре төрле. Тирене саклауның иң гади ысулы – чисталык, санитария-гигиена таләпләрен төгәл үтәү. Йогышлы тире авыруларына каршы көрәштә әлеге шартларның үтәлүен табиблар һәрдаим төп кагыйдә булып искәртә. Шуңа карамастан, бүгенге чорда да тире авыруларыннан интегүчеләр күп. 

– Иң еш очрый торган тире авыруы – псориаз. Икенче урында – экзема, атопик дерматит, яссы кызыл лишай. Аннан соң контактлы аллергик дерматит, токсикодермия, тиредәге гөмбәчек авырулары килә, – ди табиб-дерматовенеролог Илгиз Латыйпов. – Тире авырулары бер-берсеннән килеп чыгу сәбәпләре, сырхауның үзенчәлеге, зарарлану тирәнлеге, әйләнә-тирәдәгеләргә һәм авыручының үзенә ни дәрәҗәдә куркыныч тудыруы белән аерыла. Бүгенге көндә район поликлиникасында 130 кеше тире авырулары белән исәптә тора. Аларның күпчелеген  атопик дерматит, аллергик дерматоз, псориаз, экзема белән авыручылар тәшкил итә.

Табиб билгеләп үткәнчә, тире авырулары барлыкка килүнең төп сәбәпләре – эчке органнар авырулары, иммун һәм башка системалар эшчәнлеге, матдәләр алмашы бозылу. Иммун системасына аллергеннар да тәэсир итә ала. Кайбер дару-препаратларга, ашамлыкларга, көнкүреш химиясенә, косметикасына аллергия булырга мөмкин. Тәнгә озак вакыт дәвамында ультрашәмәхә нурлар тәэсир иткәндә, тире яман шеше, ягъни меланома башлану куркынычы арта. Кешедән кешегә күчә алучы инфекцион авырулар: корчаңгы, педикулез, микоз бар. Тире авырулары килеп чыгуга шәхси гигиена кагыйдәләре үтәлмәү, нәселдәнлек һәм тән җәрәхәтләре – тырналу һәм сыдырылу да нигез булырга мөмкин.

– Атопик дерматит – иң киң таралган тире авыруларының берсе. Аны һәр бишенче балада һәм Россиянең һәр унынчы кешесендә ачыклыйлар. Кызганыч, атопик дерматитны тулысынча дәвалап булмый. Бу диагноз ачыкланган кешеләргә күп еллар дәвамында шушы авыру белән яшәргә, авыру көчәйгән вакытта тән кычытуга һәм сызлауга түзәргә туры килә. Бу авырудан интегүчеләргә гомер буе тирене бик яхшы тәрбияләргә, шәхси гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк, – ди Илгиз Латыйпов:

Атопик дерматит – тиренең хроник ялкынсынуы, аның үсешендә генетик төзелеш һәм иммун механизмы мөһим роль уйный. Чирләгәндә, кешенең йөзендә һәм тәнендә кычытучы кызгылт урыннар барлыкка килә. Тән тиресе бик нык корый һәм кычыта башлый. Бу авыру көчәйгәндә, кеше хәтта йоклый алмый башлый. Белгечләр билгеләп үткәнчә, атопик дерматит балалык чорында барлыкка килә. Кайбер кешеләрдә ул өлкәнәйгәч юкка чыгарга, кайберләрендә гомер буе сакланырга мөмкин. 

Башка тире авырулары да балаларга тизрәк йога, чөнки аларның тән тиресе йомшаграк. Псориазны кисәтү өчен иң мөһим кагыйдә – стресслардан сакланырга кирәк. Бу авыруга бирелүчән кешеләр өчен ял һәм йокы режимын саклау мөһим.

Тире авыруларын йоктыру куркынычын мөмкин кадәр киметү һәм булдырмас өчен гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәү мөһим, ди табиб-дерматовенеролог Илгиз Латыйпов.

– Тән тиресен, кулларны чиста тотарга, бигрәк тә җәмәгать урыннарында, транспортта, бәдрәфтә булганнан соң кулларны әйбәтләп юарга кирәк. Шәхси гигиена әйберләрен: сөлге, теш щеткасы, тарак, кием-салымны һәркем үзе генә кулланырга тиеш. Сәламәт туклану, җитәрлек күләмдә су эчү, витаминнар һәм минераллар кабул итү дә тире авыруларын булдырмас өчен киртә булып тора. Кояшның актив чорында саклык чараларын күрергә, бигрәк тә җылы якка ял итәргә барганда, тән тиресен саклауның бөтен ысулларын кулланырга кирәк. Тән тиресендә кытыршылык, кычыту, шешенү, сыткылар, таплар һәм озак төзәлми торган яралар барлыкка килүне, миңнәр артуны яшькә, экологиягә, арыганлыкка сылтарга ярамый. Алар организмыгызда бар да тәртиптә түгеллеген дәлилләүче билгеләр булып тора. Тән тиресендә үзгәрешләр күрәсез икән, кичекмәстән дерматовенерологка мөрәҗәгать итәргә кирәк, – ди Илгиз Латыйпов. 

Ничә яшьтә булсагыз да, тиренең сәламәт булуы мөһим. Бу тышкы кыяфәт өчен генә түгел, ә бөтен организм өчен әһәмиятле. 

Фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев