Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Сәламәтлек

Җәй көне “пычрак куллар авыруы” баш күтәрә

Җиде райондашыбыз дәвалану өчен хастаханәгә салынды

Соңгы өч көндә район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 67 чакыру һәм мөрәҗәгать булган. Шуның 11е – көнкүрештәге тән җәрәхәтләре, 29ы – кан тамырлары авырулары белән. Косып һәм хәлсезләнеп, халык телендә “ротовирус” дип йөртелгән авыру белән 8 кеше мөрәҗәгать иткән. “Җәй көне “пычрак куллар авыруы” баш күтәрә. Моның сәбәбе – яшелчә, җиләк-җимешләрне юып ашамау, гигиена кагыйдәләрен үтәмәү. Эттән тешләнеп килгән бер райондашыбызга шулай ук беренче ярдәм күрсәтелде. Ике райондашыбыз – йөрәк өянәге белән, тагын ике өлкән кеше инсульт белән Әлмәт шәһәре хастаханәсенә озатылды. Җиде райондашыбыз дәвалану өчен хастаханәгә салынды”, – дип хәбәр итә бүлекнең өлкән фельдшеры Гөлфирә Сабирова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев