Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Медицина җиһазлары кайтты

Мөслим районы ФАПларына электрокардиографлар тапшырылды.

Район администрациясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Мөслим районы фельдшерлык-акушерлык пунктларына 39 электрокардиограф тапшырылды.

Әлеге медицина җиһазлары ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының "Татарстан Республикасының бердәм кардиологы" мәгълүмат системасын РТ медицина оешмаларына кертү турында"гы карары нигезендә кайтартылды. ФАПларда мондый җиһаз булу, медицина хезмәткәренә тиз арада диагностика ясап, авыруга вакытында ярдәм күрсәтергә мөмкинлек тудыра.

ФАПларны кардиографлар белән тәэмин итү районыбызның "Сәламәтлек бишьеллыгы" программасы кысаларында алып барылган эшенә зур ярдәм булыр, дип көтелә.

Фото - район администрациясе матбугат хезмәте архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев