Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең улларың, Мөслим!

Расыйх Ганиев: “Солдат гадәте үзгәрми”

Армиядә хезмәт иткән кешеләргә сокланабыз һәм алар белән горурланабыз. Тойгелде авылы егете Расыйх Ганиев 18 яшендә армия сафларына алына һәм Амур өлкәсенең Сковородинский районындагы 6нчы чик буе заставасына җибәрелә.

– Хәрби хезмәт ике ел да дүрт айга сузылды. Без хезмәт иткән вакытта Кытай Советлар союзы белән сугыш башлый дигән сүз таралды. Бармак бөгеп, өйгә кайтуны көткән санау­лы көннәр тагын сузылды. Безнең белән бер частьтә Мөслим егетләре дә бар иде. Алар – Ташъелгадан Ра­мазан Ибраһимов һәм Мөслимнән Рифкать Фазлыев. Солдат беркайчан да дустын ташламый, бәладә ялгыз калдырмый. Чик сакчылары бигрәк тә. Безнең хезмәт чикне саклаудан гыйбарәт иде: чик аша беркемне дә чыгармаска һәм кертмәскә кирәк. Чик сакчысы чикне бозучы белән беренчеләрдән булып очраша. Сол­дат туганнары һәм дуслары алдын­да гына түгел, беренче чиратта туган иле алдында җаваплылык тоеп яши. – ди Расих абый.

Ныклык та, тапкырлык та, хәрби осталык та кирәк солдатка! Беренче мәлне туган авылына хатларны бик еш яза егет, аннан хатлар сирәгәя. Улларыннан хат килми башлагач, әти-әнисе, борчылып, хәрби комис­сариатка мөрәҗәгать итә. Коман­дирлары Расыйхка “тәрбия сәгате” үткәрә, бик нык ачулана. Дөрес, Ра­сыйх Ганиевның әти-әнисе чик буе гаскәрләрендә үрнәк хезмәте өчен ул­лары хезмәт иткән частьтән бер генә рәхмәт хаты алмый. Уңышлары белән сөендереп тора солдат егет.

Хәрби хезмәтне уңышлы үтеп, ту­ган ягына кайткан Р. Ганиевны Ми­хайловка мәктәбенә эшкә чакыралар. Биредә ул укучыларга физик культу­ра, сызым, хезмәт дәресләрен укы­та. Озакка сузмый Чистай шәһәрендә автомеханик һөнәрен үзләштерә Ра­сыйх. Ул вакытта инде ул район эчке эшләр бүлегендә эшли башлаган була. Читтән торып Казанның юридик ин­ститутын тәмамлый райондашыбыз. Юл-патруль хезмәте инспекторы, ДАИ җитәкчесе, аннан район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе ярдәмчесе булып хезмәт куя. Бүген ул – эчке эшләр министрлыгы ветераны, за­пастагы майор.

– Әтиемнең бертуган энесе Рәсим абый да Балтыйк буенда чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән. Чик сак­чылары минем өчен – батыр йөрәкле, куркусыз кешеләр. Әтиемне дә шун­дыйлар рәтенә кертәм. Чик сакчыла­ры чит ил мәдәнияте белән дә таны­ша, традицияләрен дә өйрәнә, – ди кызы Рәмилә.

Расыйх абый чик буенда хезмәт иткән башка райондашларыбыз белән бергә Сугышчан һәм хезмәт даны мемориал-комплексында чик буе гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр истәлегенә стела булдыруга иреште. Быел ул тантаналы төстә ачылачак.

– Чик буе гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткан райондашларыбыз әз түгел. Тойгелде авыл җирлегеннән генә дә 80нән артык кеше чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән. Мөслим районы буенча 700дән артык ир- егет чик буенда хезмәт иткән. Кай­сы гаскәрләрдә хезмәт итүенә ка­рамастан, хәрби хезмәттә булган егетләрнең ихтыяр көче ныгый, үз гамәлләре өчен җаваплылык хисе арта. Солдат һәрвакыт солдат булып кала,– ди Расыйх абый.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев