Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең улларың, Мөслим!

Имин юллар!

Машина тәгәрмәчләренә уралган километрларны исәпләми Фагилҗан.

Шоферларның төрлесе бар. Берәүләре авыр йөк машиналарында эшли, икенчеләре – җиңел автомобильләрдә. Фагилҗан эшләгән машина да җиңел. Әмма хезмәте шулай ук җиңелме икән?!
Бүгенге көндә аның “Лада-Ларгус”ы Мөслим белән Яр Чаллы арасында йөри. Атнага өч тапкыр. Кыш та, җәй дә. Буранда да, яңгырда да. Машина тәгәрмәчләренә уралган километрларны исәпләми Фагилҗан. Аның максаты – авыр чиргә дучар булган якташларын исән-имин хастаханәгә алып барып җиткерү, исән-имин өйләренә алып кайту. Гемодиализга йөрүчеләр шофердан канәгатьтер, аларның һәрберсен, авылына барып, өеннән алып китә һәм кире кайтарып куя Фагилҗан. Шоферга мондый хезмәтне башкару өчен машинасының һәрвакыт төзек булуы гына аз. Кеше күңелен күрә белергә, ярдәмчел, игътибарлы, төгәл дә, җаваплы да булырга кирәк. Бу сыйфатлар “Хуҗалык тәэмин итүе” муниципаль унитар предприятиесендә шофер булып эшләүче Фагилҗан Нуриевны да бизи. Әлеге сыйфатлар аның хезмәтендә генә түгел, яшәү рәвешендә дә ачык чагыла. 
– Өч апа арасында иркә төпчек малай булып үстем, – дисә дә, егет бик иртә тол калган әнисе, әбисе өчен җаваплылыкны үз өстенә ала. Мәктәптән соң шоферлар курсында укып, чик буенда армия хезмәте үткәннән соң Пермь өлкәсендә, Себердә эшләп карый да, күңел кушуы буенча туган ягына – Тугашына кайта. 
– Авылны сагынып кайттым. Тракторга утырдым, игенчелектә дә, терлекчелектә дә хезмәт куйдым, – ди ул. 
Кем белгән, заманалар үзгәреп китмәгән булса, Түбән Табын урта мәктәбендә бергә укыган дистәдән артык сыйныфташ егетләр белән бергә туган авылының ныклы тоткасы булып, җир җимертеп эшләп, гаиләсе белән авылда яшәп ятар иде, бәлки. 
“Хуҗалык тәэмин итүе” предприятиесенә ул янгын сүндерү частендә эшләгәннән соң килә. Һәм 2016 елдан бирле оешмада шофер булып эшли. Хезмәттәшләре арасында абруе бар тәҗрибәле машина йөртүченең. Җитәкчелек тә хөрмәт итә уңган хезмәткәрне. Шуңа күрә быел аның фотосурәте районның Хезмәт даны тактасына урнаштыруга тәкъдим ителде дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев