Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Һәр күңелдә шигырь уты бар

Хатын-кыз – нечкә күңелле зат. Тормышындагы һәр мизгел, дөньядагы һәр вакыйга күңелендә кала һәм ... шигырьләрендә чагылыш таба. Халисә Гәрәева шигырьләрен тәкъдим итәбез.

 

Бер мин генә түгелмен

Тулып тулышканда күңел,

Шигырь булып түгелә.

Хыялый һәм сәер күңел

Бер мин генә түгел лә.

Иртәнге чык суына да

Әсәренеп караучы,

Сандугачларның сайравын

Өнсез калып тыңлаучы,

Юк, мин генә түгелмен!

Иртәнге кояш нурына

Кушылып елмаючы,

Бүген дә таңны күрдем дип,

Ихластан шатланучы

Бер мин генә түгелмен!

Яланаяк жиргә баскач,

Балачакка кайтучы,

Жиләкле яшел болында,

Күбәләкләр куучы,

Юк, мин генә түгелмен!

Мин әле яшим бит, диеп,

Шөкерана кылучы,

Булганнарга рәхмәт, диеп,

Көндә рәхмәт укучы

Бер мин генә түгелмен!

***

Тынлыкны боздым да,

Тугардым уйларым...

Йөрсеннәр иркендә,

Әлегә тыймадым.

Иркенгә жибәрдем...

Уйнаклап кайтсыннар...

Иректә – иркендә

Сафланып калсыннар.

Уйларым тугардым,

Жилләргә сибелде.

Йомгагы – кулымда,

Тик очы күренми...

Уйларым, уйларым,

Житез дә, йөгерек сез.

Жилләрдәй жилдереп,

Кайларда йөрисез?

Уйларым тугардым,

Тыярга кыймадым.

Аларның артыннан

Бар гомерем буйладым...

Тугардым уйларны...

***

Юкка-барга күңел кыбырсымый,

Ымсындырмый кеше бәхете.

Үз куышың жылы булса гына,

Тоеп була тулы бәхетне.

Саулык булса, барын табып була,

Бәхет өчен тәхет кирәкми.

Ялгышмыйча гына

                                    тормыш бармый,

Тешләп булмый ләкин терсәкне.

Хаталардан беркем хали түгел,

Алар аша сабак алабыз.

Инде кабат хаталанмабыз дип,

Бер тырмага кат-кат басабыз.

Юкка-барга кыбырсымый күңел,

Бер тырмага кат-кат бассак та.

Тормыш матур, яшәү күңеллерәк,

Тормыш чишелешен таптык ла.

Кеше өлешенә кызыкмадым,

Үземнекен бүлешәм, жәлләмим!

Жилдән килгән жилгә очар,

                                                            диләр,

Бүлешә белик барны жәлләми!

Юкка-барга кыбырсымый күңел,

Безгә инде унсигез яшь түгел...

***

Кыз туган ул – әни дәвамчысы,

Бәйләп тора туган арасын.

Жан жылысы бирә, юата да

Каплаганда дөнья карасы.

Ишеге ачык булыр

                                       кайчан керсәң,

Өстәлендә һәрчак кайнар чәй.

Якты чырай белән каршы алыр,

Кырык эшен ташлап бер читкә.

Туганнары өчен нигез йорты,

Балаларга – кайнар кочагы...

Кыз бала ул – әни дәвамчысы,

Сүрелмәсен гаилә учагы!

Кыз туганым минем!

Кан кардәшем!

Котлыйм сине ихлас күңелдән.

Изге теләкләрем юллыйм сиңа

Кайнап чыккан күңел түреннән!

Саулык бирсен Раббым,

                                                сәламәтлек,

Балаларың куандырсыннар!

Жиргә басып йөрү бәхете тисен,

Озын-озак еллар тусыннар!

Әти-әниеңә дога юллыйк,

Җиде жанга гомер биргәннәр!

Күктән генә күзәтәләр хәзер,

Фатиханы алар жибәргән.

Фото "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев